Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Балалар иҗат йортында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе кысаларында балалар өчен зур бәйрәм оештырылды

Үткән атнада "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында балалар өчен зур бәйрәм оештырылды. Балалар иҗат йортына бәйрәмчә киенгән малайлар-кызлар, әти-әниләр җыелды. Иң башта әкият геройлары мәктәп, белем дөньясына багышланган кызыклы тамаша күрсәтеп балаларның күңелен күтәрделәр, аларның зирәклеген-тапкырлыгын тикшерделәр. Аннан соң балалар үзләре сәхнәгә чакырылды. Бу көнне аз керемле, ишле гаиләләрдә...

Үткән атнада "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында балалар өчен зур бәйрәм оештырылды.

Балалар иҗат йортына бәйрәмчә киенгән малайлар-кызлар, әти-әниләр җыелды. Иң башта әкият геройлары мәктәп, белем дөньясына багышланган кызыклы тамаша күрсәтеп балаларның күңелен күтәрделәр, аларның зирәклеген-тапкырлыгын тикшерделәр. Аннан соң балалар үзләре сәхнәгә чакырылды. Бу көнне аз керемле, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче, әти-әниләре исәнсез булган балаларга мәктәп букчалары, уку әсбаплары, спорт киемнәре бүләк ителде. "Алексеевскдорстрой" ААҖ нең Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин 50 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды. Районыбыз җитәкчеләре кулыннан да дистәләгән балалар бүләк букчалар кабул итеп алды. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм бу тантанада катнашкан республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин балаларны якынлашып килүче белем көне белән тәбрикләделәр, тырышып укуларын, белемле, тәртипле булып үсүләрен теләделәр. Базарлы Матак мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Адилә Гайнуллина хәйриячеләргә барлык балалар исеменнән рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев