Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Өегездә мич бар икән, бик игътибарлы булыгыз

Елның салкын чорына кердек. Димәк, өйләрне җылыту өчен мич ягабыз, электр приборлары кабызабыз. Шул уңайдан торак йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшереп китү урынлы булыр. Әгәр әле өегездә мичләр сакланган икән, аларны куллануның катгый таләпләрен үтәргә кирәк. Ягылган мичне караучысыз калдырмагыз, бу эшне балаларга кушмагыз. Кайчак утынны, башка ягулыкны...

Елның салкын чорына кердек. Димәк, өйләрне җылыту өчен мич ягабыз, электр приборлары кабызабыз. Шул уңайдан торак йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшереп китү урынлы булыр.
Әгәр әле өегездә мичләр сакланган икән, аларны куллануның катгый таләпләрен үтәргә кирәк. Ягылган мичне караучысыз калдырмагыз, бу эшне балаларга кушмагыз. Кайчак утынны, башка ягулыкны мич алдына өеп кую очраклары була. Бу һич ярамый!
Утын миченә ташкүмер, кокс яисә газ ягу тыела. Бинада күп кеше катнашкан чаралар вакытында мич ягудан тыелып торырга кирәк. Мичне артык кыздырмагыз! Янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән тимер мичләрне кулланырга ярамый.
Моның өстенә мичне ишеген ачып тотып якмагыз, мич өслегендә кием-салым, утын һ.б. ны киптермәгез. Җылыту приборлары, мич өсләре чүп-чардан чиста булсын, ярыкларны сылап, агартып торыгыз.
Ягу сезоны дәвамында төтен юлларын аена бер тапкыр булса да чистартырга кирәк. Мичнең өй эчендәге өлешен дә, чормадагысын да тикшерергә онытмагыз. Морҗа агартылсын, бусы төрле ярыкларны үзвакытында күреп алып сылап кую өчен кирәк.
Еш кына иске өй утыра, ә аерым фундаметка утыртылган мич үз урынында кала. Нәтиҗәдә төтен юлындагы юшкәләр чормада янгын китереп чыгарырга мөмкин.
Өегездә мич бар икән, бик игътибарлы булыгыз. Ул сезне җылысы белән сөендерсен, әмма бәла китермәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев