Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Наил һәм Рузилә Игъламовлар 25 ел инде иңгә-иң куеп тормыш юлыннан бергә атлыйлар

Наил һәм Рузилә Игъламовлар 25 ел инде иңгә-иң куеп тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Бу гаиләгә күп сынаулар кичерергә, шатлыгын да, ачы хәсрәтен дә татырга туры килде. Бергә-бергә алар авырлыкларны да, кайгыны да җиңә алдылар. Наил Ислам улының юл эшчесе стажы инде сигез ел. "Алексеевскдорстрой" ААҖ дә эшләү дәверендә ул юл...

Наил һәм Рузилә Игъламовлар 25 ел инде иңгә-иң куеп тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Бу гаиләгә күп сынаулар кичерергә, шатлыгын да, ачы хәсрәтен дә татырга туры килде. Бергә-бергә алар авырлыкларны да, кайгыны да җиңә алдылар.
Наил Ислам улының юл эшчесе стажы инде сигез ел. "Алексеевскдорстрой" ААҖ дә эшләү дәверендә ул юл хезмәте белән бәйле бик күп осталык һәм күнекмәләргә ия булды. Ә төзелештә эшләү тәҗрибәсе безнең предприятиегә килгәнче үк бар иде. Кирәк икән, мич тә сала, менә дигән итеп брусчатка да түши белә ул.
-Цемент катнашмасы белән эшләргә бигрәк тә яратам, ул бит оста кулында тыңлаучан да, җиңел дә,-ди Наил абый.
Автомобиль юллары төзү һәм ремонтлау чорында ул бригадир итеп билгеләнә. Аның бригадасы юлларны карап тору белән бәйле бик күп төрле эшләр башкара. Юл читендә үскән үләнне дә чабалар, юл билгеләре, сигнал баганалары һәм павильоннарны буйыйлар, урнаштыралар, суүткәргеч торбаларны ремонтлыйлар, Безнең бригадир теләсә кайсы эшне җиренә җиткереп һәм тиешле вакытында башкара, материалларны кирәгенчә генә тота, техника хәвефсезлеге таләпләрен дә үти.
Техникага, эш коралларына һәм материалларга сакчыл карау - аның уңышының нигезе. Хезмәттәшләреннән дә шуны таләп итә.
Наил Исламовичны коллективта хөрмәт итәләр, югары бәялиләр. Башкача мөмкин дә түгел. Яңа эшкә алынган хезмәткәргә ул тыныч кына вазыйфаларын аңлата, күрсәтә, төзәтә. Ә берничә атнадан, моточалгы яисә мастерок белән шактый оста эш итүче егетнең җилкәсеннән кагып:
-Молодец! Син шул авыл егете, эшеңне булдырасыңа шикләнмәдем дә,-дип үсендерә.
Әнә шулай, күп сөйләми-битәрләми генә, үзенең шәхси үрнәге белән ул яшьләрне профессиясе серләренә өйрәтә. Үзенә йөкләнгән эшне чын күңелдән ярата, зур җаваплылык һәм тырышлык белән башкара. Уллары Айдар белән Алмазны да шуңа өйрәтте.
Өлкән уллары Айдар мәктәпне гел "бишле"гә тәмамлады, институтта да бик яхшы укый иде. Җәй айларында асфальт-бетон салу бригадасында эшләде. Әти-әнисе аңа зур өметләр баглыйлар иде. Еш кына Наил абый, баянда татар бию көйләрен уйнаганда (заманында ул Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган): "Син, улым, уку белән мавыгып, кызлар турында онытма, безне оныкларсыз калдырма",- дия иде. Олы улларының балаларын сөяргә язмаган икән шул, юл һәлакәтендә Айдарның гомере өзелде…
Үзе инде булмаса да, аны белгән һәм яраткан кешеләр хәтерендә яши әле Айдар. Игъламовлар гимназия директоры Фәридә Яруллинага, Айдарның укытучыларына һәм дусларына улларының исемен мәңгеләштергән өчен бик рәхмәтле. Ел саен гимназиядә Айдар Игъламов истәлегенә волейбол турниры үткәрелә, ул Наил Исламовичның фатыйхасы белән башланып китә.
-Еш кына япь-яшь гаиләләр бернинди җитди сәбәпсез аерылыша. Һич аңлый алмыйм мин моны,-ди Рузилә апа. -Авыр чакта сыгылып төшмәгән, ачы хәсрәттән өметсезлеккә бирелмәгән, ә көчле, нык ир-егет һәм гаилә башлыгы булып кала алган Наилем янәшәдә булмаса, белмим, мин нишләп беткән булыр идем. Уртаклашыр кешең булганда шатлыгың да зурая, кайгыны да икәү кичерү җиңелрәк.
Рузилә Игъламова - профессиясе буенча техник-технолог. Ул озак еллар май заводында, аннары шәхси кафеда эшләде. Икенче ел инде безнең оешмада пешекче булып хезмәт куя. Шушы вакыт эчендә хезмәткәрләр арасында ихтирам казанырга өлгерде. Көн саен алар хезмәттәше Руния Сәгыйрова белән йөзгә якын кешене өч мәртәбә тукландыралар. Ә сезон вакытында, эшнең кызган чагында аннан да күбрәк кешегә хезмәт күрсәтергә туры килә. Командировкага килгән эшчеләргә кайнар иртәнге аш өлгертү өчен алар таң белән торалар. Ә соңгы смена ашарга кичке сигездән соң гына килә. Тәҗрибәле пешекчеләр барына да өлгерәләр.
-Җәмәгать туклануы предприятиесе мөдире Алсу Мәхмүтова азык-төлек белән тәэмин итүне ныклы контрольдә тота, ә иң әһәмиятлесе, балансланган меню төгәл үтәлә. Эшче кешенең көне буе кәефе нинди булуы пешекчегә нык бәйле. Ә бездәге сыйфатлы ашамлыклардан аш-су әзерләү үзе бер рәхәт,-ди Рузилә Исмәгыйлевна.
Игъламовларның улы Алмаз техникумда укый. Җәйләрен безнең оешмада юл эшчесе булып хезмәт куя. Быел ул Мамадышта командировкада эшләде. Хезмәт хакына, бүтән кирәкле әйберләрдән тыш, яңа йорт фундаменты салу өчен төзелеш материаллары сатып алган.
-Мөмкинлек булганда улыбызга йорт сала башладык. Менә укып бетергәч районга кайтыр, үзебезнең "Алексеевскдорстрой"га эшкә урнашыр, өйләнеп җибәрер,-дип хыяллары белән уртаклаша Наил абый.
Ходай кушып, бу хыяллар чынга ашсын иде. Игъламовларга уңышлар, бәхет телисе килә. Ә моның өчен иң мөһиме - ныклы эшчән гаиләләре бар аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев