Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Юл газабының ни икәнен оныта барабыз

Базарлы Матак урамнарында һәм үзәктән ерак урнашкан авылларда асфальт юллар салына Соңгы атналарда район үзәгенең берничә урамында, тыкрыкларда юлларга асфальт түшәлде. "Алексеевскдорстрой" төзүчеләре районыбыз авылларына гаять зур күләмдә асфальт салалар.

Узган атнада Базарлы Матакның III Интернационал урамы да асфальтлы булды. Әлеге урам үзәктән ерак түгел, җәяүле күпер аша гына чыгасы. Әмма автомобиль белән барганда шактый әйләнеч килеп чыга. Бу Базарлы Матакның иң "өлкән" урамнарының берсе. Күпме яңа урамнарда байтактан инде таба кебек асфальт юл, ә менә авылның иң күптәнге, истәлекләргә бай булган III Интернационал урамы һаман чокыр-чакырлы, яңгырлы, көзге-язгы көннәрдә үтә алмаслык урам булып яши бирде. Хәзер бу урамны танымассың - тигез матур асфальт юл, җәяүлеләр өчен тротуар ясагач хәйран матураеп, яшәреп калган. Биредә 355 метр озынлыгында автомобиль юлы салынган, 2 метр киңлектә 42 метр озынлыкта җәяүлеләр өчен юл булдырылган.
Ә моңа кадәр юл төзүчеләр район үзәгендәге иң озын Крайнов урамында 1 чакрым асфальт юл салдылар. Хәзер район хакимиятеннән Төзүчеләр урамына чаклы пыяла кебек шома юлдан элдертергә була.
Базарлы Матакның яңа урамнарында юллар асфальтлы иде инде. Ә менә урам белән урамны тоташтыручы тыкрыкларга кул җитмәгән иде. Инде юл төзүчеләребез Тукай, Залаков кебек урамнарда 500 метрга якын озынлыкта тыкрыкларны асфальтлап куйдылар. Шул ук якта һәм район мәдәният йорты янында вак таш түшәп спорт мәйданчыклары асфальтланды.
Бүген дистәләгән юл төзү техникасы Төгәлбәй ягында эшли. Биредә гаять зур эшләр башкарыла. Язгы ташу чорында ике елның берендә Кошки һәм Төгәлбәй янындагы юл өзелә иде. Район җитәкчелеге монда бераз җир күтәртеп, торба салып вакытлыча юлны саклау чараларын күреп килде, билгеле. Инде менә биредә юлда капиталь төзелеш башланды. Хәзер монда су үткәрә торган квадратлы зур-зур торбалар салына. Казаннан махсус чакыртылган техника һәм белгечләр субайлар кагалар. Бик зур күләмдә җир эшләре башкарылып ята. Кыскасы, Татар Төгәлбәе авылына керер алдыннан түбәнлеккә төшеп китә торган юл полотносы биек итеп күтәртелә.
Бу эш зур чыгымнар сорый. Шуңа әлеге төзелеш федераль программага кертеп башкарыла. Ә инде Базарлы Матактан Төгәлбәйгә чаклы барып җитмәгән 8 километр юлда асфальт салу эшләре башланды. Моннан тыш, Татар Төгәлбәе авылының үзәк урамы да тулысы белән диярлек 700 метр озынлыкта (клубка кадәр) асфальт юллы булачак. Ә инде Кошки авылында мәктәпкә чаклы юл асфальтлана. Шулай итеп, Кошки, Төгәлбәй халкы быел юл газабыннан котылачак.
Тагын бер күләмле юл төзелеше Югары Кәчи юнәлешендә дәвам итә. Биредәге 5,5 километр озынлыктагы юлның җир полотносы ясалып, вак таш җәелеп бетеп килә. Инде юлның 1-2 чакрымында асфальт җәя башларга да мөмкин. Шушы көннәрдә бу эш башланыр да.
Юл төзүчеләр Иске Тахтала юлын файдалануга тапшырырга әзерләнәләр. Хәзер асфальтлы юл кырыйларына вак таш җәелә, юл билгеләре куела. Ә Иске Тахтала авылы башында халыкка автобус көтү өчен яңа павильон урнаштырылды. Якын арада юл төзүчеләр трассаны дәүләт кабул итүенә әзерләп бетерәчәкләр.
Урта Биктимер авылындагы күпер төзелеше дә график нигезендә дәвам итә. "Мостовик" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте күпернең як-якларын ясап, өстен бетонлап куйды. Хәзер анда асфальт түшәлә, буяу эшләре башкарыла, һәм күпер янә безгә хезмәт итә башлар.
"Алексеевскдорстрой" ААҖнең Рашат Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге филиал егетләре быел шактый зур күләмдә юл чокырларын ремонтлау эшләрен дә башкардылар. Гомумән, юл төзүчеләребез безнең сәфәрләребез имин булсын өчен көнне төнгә ялгап эшлиләр.
Билгеле, юл төзелешендәге бу кадәр күләмле эшне районга "бирәм" дип торучы юк. Район җитәкчеләре һәр объектны планга кертү өчен зур тырышлык куялар. Ә нәтиҗәсе күз алдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев