Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яңа өйләр өлгереп килә

"Строитель и К" төзелеш оешмасы социаль программалар кысаларында торак төзү белән шөгыльләнә.

Иске Салман, Иске Матак һәм Базарлы Матак авылларында Бөек Ватан сугышы солдатларының тол калган тормыш иптәшләренә атап 3 өй салынды. Район үзәгендә төзелгән 3 өй ятим калганнарга дип җиткерелде. Бу өйләрнең барысында да буяу-бизәү эшләре тәмамланып килә инде. Тиздән өй ачкычлары хуҗаларына тапшырылачак.

«Мәк» операциясе дәвам итә
Наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.
Анда катнашкан эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Ришат Насыйбуллин мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул 27 майда башланган "Мәк" операциясенең беренче нәтиҗәләре белән таныштырды. Чуаш Кичүе авылында яшәүче берәүнең йортында киптерелгән киндер һәм аның орлыклары салынган төргәкләр табылган. Кыргый үсүче киндер мәйданнарын табып, үсемлекләрне юк иткәннәр. Дәүләт автоинспекторлары наркотик матдәләр кулланган дип шикләнелгән берничә кешене хастаханәгә тикшерү үтәргә җибәргәннәр. "Мәк" операциясе 31 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Утырыш эше белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова җитәкчелек итте, шулай ук мәдәният бүлеге начальнигы Рәсимә Гайфуллинаның мәгълүматы тыңланды. Утырышта катнашучылар "Форпост" яшьләр-балалар оешмасы җитәкчесе Марат Садриев информациясе белән дә танышты.

Сәләтле балалар ял итәчәк
22 июльдә "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагеренда өченче смена башлана.
Ул профильле булачак: лагерьда әйбәт укучы, төрле олимпиадаларда җиңүче, сәләтле балалар белән педагоглар шөгыльләнәчәк. Өченче сменада 60лап бала ял итә алачак. Теләге булган малайлар һәм кызлар турыдан-туры лагерьга килә алалар, биредә аларны бик теләп каршы алачаклар.

Урындыклар алыштырылды
Район үзәгендәге "Колос" кинотеатры җитәкчелеге тамашачыларны кабат кинотеатрга кайтару, нәфис фильмнар карау традициясен торгызуның төрле юлларын эзли.
Прокатка яңа гына чыккан, яшүсмерләр, балалар өчен кызыклы булган фильмнар даими күрсәтелә. Моннан тыш кинотеатр бинасы ЗАГС бүлеген дә вакытлыча үзенә сыендырды.
Кинотеатрны төзекләндерүгә дә даими игътибар бирелә. Ә бу көннәрдә таушалган, ватылган урындыкларны уңайлы, матур утыргычларга алыштырдылар.

Алдан язылсаң, бәясе үзгәрми
20 июльдән "Почта России" федераль почта учреждениесенең "Татарстан почтасы" филиалы 2014 елның 1 яртысына "Әлки хәбәрләре" газетасына алдан яздыра башлады.
Район газетасына хәзердән үк 2013 елгы бәядән язылып куярга була.

Җил-давылдан 700 мең сумлык зыян
Июнь һәм июль айларында район өстеннән узган дүрт давыл шәхси хуҗалыкларга шактый зыян китергән.
Мөлкәтләрен иминиятләштергән гражданнардан "Росгосстрах" ҖЧҖнең Татарстандагы филиалының Базарлы Матак агентлыгына 83 гариза кергән. Уртача алганда һәр хуҗалык якынча 9,5 мең сум иминият түләвенә исәп тота, ә район буенча гомуми зыян 700 мең сумнан артык, диләр иминиятләштерүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев