Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Язмалар сыйфатлы булсын, почта яхшырак эшләсен

7 февральдә "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән киңәшмәсе булды.

Агентлыкның узган елгы эш нәтиҗәләренә һәм алда торган бурычларга багышланган бу киңәшмәдә видеоэлемтә режимында район газетасы журналистлары да катнашты. Киңәшмәдә катнашып чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугат, радио һәм телевидение аша халыкка җиткерелә торган мәгълүматның объектив, сыйфатлы һәм кызык булырга тиешлегенә басым ясады. Әйе, зур тизлекләр һәм мәгълүмат заманы журналистлар алдына олы бурычлар куя, алар оста яза да, фотога һәм видеога да төшерә белергә, һәм моны оператив башкарырга да тиешләр. Бу фикерне бик күпләр куәтләде. Киңәшмәдә шулай ук халыкка көндәлек матбугатны вакытында китереп җиткерү проблемасы күтәрелде. Президент һәр районда почталарның эшен тикшерергә кушты. Рөстәм Миңнеханов тормышыбызның уңай якларын күбрәк яктырту зарурлыгына да журналистларның игътибарын юнәлтте.

Балалар бакчасына зур бүләк
Хәйруллин хәйрия фонды Чуаш Борнае авылындагы "Каенкай" балалар бакчасына музыкаль үзәк бүләк итте.
Бакча өчен бик кирәк булган әлеге җиһазны тапшырырга Чуаш Борнаена хәйрия фонды вәкиле Галина Новикова килгән иде.

Күчмә кубок -Каргада
Карга авыл җирлеге шәхси хуҗалыклардан сөт тапшыруның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча күчмә кубокка лаек булды.
Сөт тапшыручыларның район слетында уртача бер сыерга исәпләгәндә иң күп сөт саткан авыл җирлекләрен бүләкләү өчен күчмә кубок булдырырга килешенгән иде. Бу дүшәмбенең иртәнге киңәшмәсендә беренче мәртәбә күчмә кубок Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗевка тапшырылды. Бу авыл җирлегендә гыйнварда халыктан 20 тоннадан артык сөт җыеп эшкәртүчеләргә тапшырылган. Уртача бер сыерга исәпләгәндә 170 килограмм продукция сатылган.

Малайлар атнасы
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 3 малай дөньяга килгән.

Ышаныч телефонының яңа номеры
"Челтәр компаниясе" ААҖ үз кулланучыларына ышаныч телефонының яңа номеры - 8-800-2000-878 - кертелү хакында хәбәр итә.
Ышаныч телефонына Татарстан Республикасы буенча шылтыратулар бушлай.

Исерек гаиләсе белән юлга чыккан
10 февральдә Хлебодаровка авылыннан Т. нык исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла.
Автомобильдә шоферның ике кечкенә баласы да була. Гаиләсен һәм юлдагы башка кешеләрне куркыныч астына куеп исерек килеш машинага утырган ирнең автомобиле шәраф тукталышына урнаштырыла, үзе бер тәүлеккә кулга алына. Ул ким дигәндә ел ярымга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
Февраль башыннан бирле районда спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган 4 кеше тоткарланган. Үткән атнада булган авариядә бер кеше тән җәрәхәтләре алган.

Спорт хәбәрләре
8 февральдә 1997-1998 елгы үсмерләр арасында волейбол ярышлары булды.
Базарлы Матак урта мәктәбе һәм гимназия укучыларыннан төзелгән ДЮСШ командасы беренче урынны алды. Икенче урын - Иске Чаллы, өченче урын Түбән Әлки мәктәпләре командаларында.
* * *
9 февральдә хоккейчы малайларыбыз Болгар шәһәрендә иптәшләрчә матчта уйнадылар.
Безнекеләр хуҗаларны 6:4 исәбе белән оттылар, аларның тренеры Фәнис Сәгыйров.
* * *
Казан шәһәрендә республиканың ябык беренчелегендә катнашып, каратэчыларыбыз чираттагы уңышка иреште.
Аларның бишесе чемпионнар булды, өчесе икенче урынны, икесе өченче урынны алды. Спортчыларны ярышларга тренерлар Юрий Белов, Геннадий Вассунов, Андрей Зинкин, Вячеслав Филиппов әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Березка"