Каникуллар имин узсын
Сишәмбе көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә язгы ташу һәм каникуллар чорында юл хәрәкәте иминлеге һәм балаларның хәвефсезлеген саклауга багышланган ата-аналар җыелышлары булып узды. Әлеге җыелышларда район полиция, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф бүлеге вәкилләре, тормыш иминлеге нигезләре укытучылары һәм мәктәп директорлары әти-әниләр каршында чыгыш ясадылар. Бу чыгышларында экстремизм, терроризм турында...
Сишәмбе көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә язгы ташу һәм каникуллар чорында юл хәрәкәте иминлеге һәм балаларның хәвефсезлеген саклауга багышланган ата-аналар җыелышлары булып узды.
Әлеге җыелышларда район полиция, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф бүлеге вәкилләре, тормыш иминлеге нигезләре укытучылары һәм мәктәп директорлары әти-әниләр каршында чыгыш ясадылар. Бу чыгышларында экстремизм, терроризм турында мәгълүмат бирелде, интернеттан файдалануның куркынычсызлык кагыйдәләре, балаларның юл-транспорт хәрәкәтендә җәрәхәтләнүен кисәтү, язгы юка боз өстеннән йөрүнең бик куркыныч булуы, үсмерләрнең кичен урамда олылардан башка гына йөрүе белән бәйле проблемалар күтәрелде, ата-аналарның бала тәрбияләү һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлары кабат искәртелде.
фото lebedevagimnazi.ucoz.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев