Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

КАР-БУРАН ДА КУРКЫТМАДЫ

13 гыйнвар кичендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Төп чыршы янында иске Яңа елны каршы алуга багышланган музыкаль тамаша оештырдылар. Халык мондый күмәк бәйрәмнәргә зарыккан - юеш кар, буран дулауга карамастан, чыршы янына бик күп кеше җыелды. Балалары белән килүчеләр бихисап иде. Бәйрәмгә килүчеләр өчен Кыш бабай белән Кар кызы, әкият...

13 гыйнвар кичендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Төп чыршы янында иске Яңа елны каршы алуга багышланган музыкаль тамаша оештырдылар.


Халык мондый күмәк бәйрәмнәргә зарыккан - юеш кар, буран дулауга карамастан, чыршы янына бик күп кеше җыелды. Балалары белән килүчеләр бихисап иде. Бәйрәмгә килүчеләр өчен Кыш бабай белән Кар кызы, әкият геройлары уеннар, биюләр оештырдылар. Үзешчән артистларыбыз халыкка матур җырларын бүләк итте.
Буран көчәйгәннән-көчәя барды, берара чыршыдагы аллы-гөлле утлар да сүнеп алды. Әмма бәйрәмгә җыелган халык таралышырга уйламады да. Кешеләр дәртле музыка астында биеп, төн уртасына чаклы күңел ачты.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев