Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Карга авылындагы Дубрау күле чистарды

Карга авылыннан ерак булмаган Дубрау күлен чистарту эшләре төгәлләнде. Урман буендагы әлеге күл Петр 1 заманында ук атлар ярдәмендә казылган булган. Соңгы елларда күлнең чишмәләре томаланып суы кипте, аны камышлык баскан иде. Узган елның ноябрендә "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Дубрау күлен чистарту эшләренә кереште. Күл төбендәге ләм кырларга тарату өчен аерып алынды,...

Карга авылыннан ерак булмаган Дубрау күлен чистарту эшләре төгәлләнде.


Урман буендагы әлеге күл Петр 1 заманында ук атлар ярдәмендә казылган булган. Соңгы елларда күлнең чишмәләре томаланып суы кипте, аны камышлык баскан иде. Узган елның ноябрендә "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Дубрау күлен чистарту эшләренә кереште. Күл төбендәге ләм кырларга тарату өчен аерып алынды, балчыгы чокырларга ташылды. Күлнең чишмәләре ачылып, ул акрынлап су белән тула башлады. Хәзер күлнең ярларына вак таш, ком җәю эшләре бара. Әлеге күл каргалыларның һәм тирә-юнь авыл халкының элеккечә яраткан ял итү, балык тоту, су коену урынына әверелер.

Фото findmapplaces.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев