Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки район Уставы проекты тикшерелде

фото news.pmrgid.com сайтыннан Муниципаль район советының утыз икенче утырышында ун мәсьәлә каралды. Депутатлар башта муниципаль район Уставы проекты турында район советы юридик бүлеге начальнигы Рузия Гарипова чыгышын тыңлап, тиешле карар кабул иттеләр. Аннары районда муниципаль хезмәт турында, район финанс-бюджет палатасының хокукый хәлен камилләштерү хакында положениеләр һәм тагын берничә документ расланда....

фото news.pmrgid.com сайтыннан

Муниципаль район советының утыз икенче утырышында ун мәсьәлә каралды.

Депутатлар башта муниципаль район Уставы проекты турында район советы юридик бүлеге начальнигы Рузия Гарипова чыгышын тыңлап, тиешле карар кабул иттеләр. Аннары районда муниципаль хезмәт турында, район финанс-бюджет палатасының хокукый хәлен камилләштерү хакында положениеләр һәм тагын берничә документ расланда. Совет утырышында РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов бүлекнең 2013 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап доклады белән чыкты. Депутатлар карары белән район иҗтимагый советы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составларына үзгәрешләр кертелде. "Алтын үзән" сәнәгать мәйданчыгында эшчәнлек алып баручы оешмаларны аренда түләвеннән азат итү, дәүләт һәм муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен бирү турында да карарлар кабул ителде. Утырышын район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев