Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Безнең әниебез Наҗия Гатауллинага бу тормышта төрлесен күрергә туры килә

Безнең кадерле әниебез Наҗия Гатауллинага бу тормышта төрлесен күрергә, ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. Иң баштан аның сугыш чоры баласы булуын әйтеп үтәргә кирәк. Бабай сугышка киткәндә алар 5 бала калалар. Иң кечкенәләре Камил абый әле берничә айлык кына, әнигә 6 яшь, ә иң олы Канифулла абыйга 9...

Безнең кадерле әниебез Наҗия Гатауллинага бу тормышта төрлесен күрергә, ачысын да, төчесен дә татырга туры килә.
Иң баштан аның сугыш чоры баласы булуын әйтеп үтәргә кирәк. Бабай сугышка киткәндә алар 5 бала калалар. Иң кечкенәләре Камил абый әле берничә айлык кына, әнигә 6 яшь, ә иң олы Канифулла абыйга 9 яшь кенә була. Гаилә сугыш елларының бар михнәтен, ачысын татый.
Гаиләсе бабайдан 1941 елның җәендә бер генә хат алып кала. Ул шул җәйдә әсирлеккә эләгеп, фәкать 1945 елның февралендә генә, фильтрация лагерьларын уңышлы үтеп аклангач, икенче хәбәре килә. Шулай итеп әбиебез һәм аның балалары дүрт ел буе билгесезлек эчендә яшиләр. Бабабыз кайткач, тормыш әллә ни җиңеләймәсә дә, күңелгә барыбер рәхәтрәк була.
Әниебез Наҗия Үргәгарда җидееллык мәктәпне "4" һәм "5" билгеләренә тәмамлап, 1950 елда Куйбышев (хәзерге Спас районы, Болгар шәһәре) педучилищесына укырга керә. Ачлы-туклы яшәп укысалар да, ул бик тырышып белем ала һәм алдынгылар рәтендә була. Әни педучилищедан белемле һәм әзерлекле укытучы булып чыга.
Ә аннан соң инде 35 елга сузылган педагоглык эшчәнлеге. Аңа районыбызның берничә мәктәбендә башлангыч сыйныфларны да, рус теле дә, тарих һәм география дә укытырга туры килә. Шулай да педагоглык эшчәнлегенең иң зур өлеше башлангыч сыйныфларда балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлана. Нинди генә вазыйфада эшләмәсен, әниебез үз хезмәтен бик яратып, тырышып һәм осталарча башкара.
1968 елның җәендә безне тудырган әниебез авырудан бакыйлыкка күчте. Миңа ул вакытта 13 яшь, ә энемә 11 яшь иде. Шушы вакыйга безнең хәзерге әниебезнең язмышында текә борылыш ясый. Шул ук елны ул, өстенә зур тәвәккәллек һәм җаваплылык алып, ярым ятим калган ике малайны тәрбияләү өчен безгә, тирән хәсрәттә булган Гатауллин Әхәт гаиләсенә күчеп килде.
Икенче әниебез килгәч, безнең гаилә тормышы шактый ипләнеп китте. Әти белән әни тормыш йөген икәүләп тарта башладылар. Әниебез мәктәптә балалар да укытты (һәр сыйныфта 30-32 шәр бала), безне тәрбияләүгә һәм шактый арыган әтиебезне тәртипкә салуга да бөтен көчен куйды. Бергә яшәгән елларда әниебезнең никадәр сабыр, киң күңелле, көчле һәм тормышны яратучан булуын күрдек. Шушы 46 ел эчендә ул Алпар авылы халкының (бигрәк тә Яңа Алпарның) тирән ихтирамын казанды. Озак еллар авыл советы депутаты булды, акыллы киңәшләре, зирәклеге һәм гадилеге белән тирә-күршеләрнең дә күңелен яулады. Әле әтинең күпме туганнары ераклардан кунакка кайта иде (ул вакытта халык кунаксыз яшәмәде). Аларның һәрберсенә якты чырае, тәмле сые булды. Алар да әнине үз иттеләр.
Әнинең хезмәттәге тырышлыкларын да район мәгариф җитәкчелеге югары бәяләде. 1977 елда ул РСФСРның мәгариф отличнигы билгесе белән, ә 1987 елда "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнде. Әле шул елны әниебезгә хезмәтендә яңа буразна сызарга туры килә: беренче сыйныфка ул 6 яшьлек балаларны кабул итә. Биредә укыту режимы бөтенләй башка - уку сәгатьләре дә, уен дәресе дә, йокы вакыты да бар иде. Тәҗрибәле педагог монда да укытуның кулай ысулларын тиз тапты, 6 яшьлек укучылар белән дә уңышлы эшләде. 1989 елда, пенсия яшенә җитү белән, лаеклы ялга чыкты.
Әнинең гомер еллары шатлыкта да бәхеттә генә үтмәде. Аңа күп хәсрәтләр кичерергә туры килде. 1980 елда көтмәгәндә әнинең энесе Кариб абый үлеп китте. Бик авыр кайгы. Бәла бер килсә килә бит. Өч елдан әниебезнең иң кече сеңелесе Халисә апа фаҗигале төстә дөнья куйды. Ул вакытта әнинең күңелендә ниләр кайнаганын ул үзе генә белде. Сеңелесенең биш яшьлек кызы Алсу да калды. Әни аны, туганнары белән киңәшеп, үзенә тәрбиягә алды. Ятим кызчыкны әтиебез дә, без дә бик яратып кабул иттек. Әти белән әни аңа бик яхшы тәрбия бирделәр. Алсу Казан педагогика институтын тәмамлады, укытучы булып эшләде. Хәзер ул газета хезмәткәре. Сеңелебез вакыты булган саен әниебез янына ашкынып кайта.
1993 елда тагын ачы хәсрәт - әнинең бик яраткан энесе, хөрмәтле гаилә башлыгы һәм ихтирамлы хезмәткәр Камил абый таза-сау йөргән җиреннән кинәт вафат булды. Әлеге югалтуны бик авыр кичерсә дә, әни сыгылып төшмәде. Бу юлы да үзен нык ихтыярлы итеп күрсәтте. Әбинең, туганнарының кайгыларын җиңеләйтергә тырышты. Аллаһы Тәгалә әниебезне шундый итеп яраткан, күрәсең - ниләр кичерсә дә, ул яшәү омтылышын, яшәү шатлыгын җуймады, һаман көр күңелле булып калды.
Тормыш яңадан үз көе белән агып китте. Әни бер-бер артлы мәктәпкә кергән оныкларының укуларын даими күзәтеп барды, берара үзләрен укытып та алды. 1998 елның көзендә Үргәгардан кунакка килгән җиреннән әби авырып китеп, кабат тора алмады. Аны да кадерләп карап, ахирәт дөньясына озатты.
2005 елның апрелендә һич көтмәгәндә-уйламаганда энем Рәфис үлеп китте. Әни аның өчен дә нык хәсрәтләнде. Рәфис бит аның куенында үсте. Ул аны гел искә төшереп яши. Энем вафат булып ел ярым вакыт узгач, әтиебез дә авырый башлады. Урын өстенә калгач, аны да әни пөхтәләп, кадерләп карады. Әтине дә зурлап соңгы юлга озатты.
Хәзер әниебез тыныч кына гомер кичерә. Намазларын һәм догаларын укый. Кызын, туганнарын, оныкларын каршылый һәм озата. Ул оныкларының һәрберсен аерым ярату белән ярата. Аларның яраткан ашларын пешерә, оныкларының балаларын сөя алуына да шатлана. Башкаларын да күрсәм иде дип тели.
Әниебезгә барысы өчен дә бик зур рәхмәт. Калган гомерен тынычлыкта, шатлыкта үткәрсен иде. Аның безгә шатлык булып әле озак еллар исән-сау яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев