Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

«Сугыш яралары әле дә сиздерә», ди Нургали ага Вәлиев

Вакыт агымына бирешми, мәңгегә халык хәтерендә кала торган вакыйгалар бар. Җиңү көне әнә шундый тиңсез олы бәйрәм. Киләсе елда Россия халкы фашист Германиясе Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бүген сүзебез Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран, Иске Алпар авылында яшәүче Нургали Кыям улы Вәлиев хакында. Нургали абый моннан 89 ел элек...

Вакыт агымына бирешми, мәңгегә халык хәтерендә кала торган вакыйгалар бар. Җиңү көне әнә шундый тиңсез олы бәйрәм. Киләсе елда Россия халкы фашист Германиясе Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Бүген сүзебез Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран, Иске Алпар авылында яшәүче Нургали Кыям улы Вәлиев хакында.
Нургали абый моннан 89 ел элек гади крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Балачак һәм үсмер еллары күңелле хатирәләр белән исендә калган аның.
…Шау-гөр килеп өлкәннәр һәм яшьләр кырда эшләп йөргән мәлдә авылга шомлы хәбәр тарала: "Илдә сугыш башланган!" Нишләргә? Озаккамы? Күпме дәвам итәр? Беркем берни белми.
-Авыл улларын, ирләрен, оныкларын сугыш дигән афәткә көн дә озатып торды. Миңа ул чакта 16 яшь, әле генә 9 сыйныфны тәмамлап кулга аттестат алган ел иде ул, -дип искә ала дәһшәтле сугыш чорын Нургали абый.
Шул елны авылның яшен-картын окоп казырга җибәрәләр. Нургали дә өч ай буе шушы авыр хезмәттә була -Апас районының Дәвеш авылы янында танкларга каршы окоп казый.
Колхоздагы барлык авыр хезмәт тә Нургали кебек үсмерләр җилкәсенә төшә. Үгезләр җигеп кырдан терлекләргә салам да ташыйлар, утын да алып кайталар, басуда да хезмәт куялар алар.
1943 елның 7 гыйнварында, 18 яше тулгач, Нургалигә дә сугышка чакыру кәгазе килеп төшә. Һәм ул шул көннән илебез азатлыгы өчен көрәшкә чыгып китә. Казанда берничә атналык укулар уза, шунда кулына беренче тапкыр корал алып атарга өйрәнә. Озакламый аларны фронтка җибәрәләр. Бряндино, Орел, Белоруссиянең Витебск шәһәрләрен азат итүдә катнаша Нургали. Белоруссия территориясендә сугышларда снаряд кыйпылчыгы белән нык яралана. Иваново шәһәрендә озак кына дәвалангач, 1944 елның апрелендә, сугышка яраксыз дип, аны демобилизациялиләр.
-Эх, шул фашист дигәннәре, ни генә кыланмады, күпне күрсәтте. Үзе чигенә, ә артыннан бар нәрсәне юк итеп барды. Без алга ыргылганда көл һәм күмер, морҗалар гына басып калган авыллар аша уза идек. Бик кызганыч,-дип сөйли Нургали абый.
Сугыштан кайткач, туган авылы Иске Алпарда ул төрле эшләрдә эшли. Кырда да, төзелештә дә хезмәт куя, мәктәптә физкультура укыта.
1946 елны Сания исемле сылуга өйләнеп, гаилә коралар алар. Сания апа да үз гомерендә күп авырлыклар, югалтулар кичергән кеше. Әтисенең сугышка киткән көнен ул әле дә бик яхшы хәтерли:
-Гаиләдә 7 бала идек. Әтиебез кайтты да өстәлгә бер буханка ипи куйды. Күзләреннән яшьләр тама. Һәрберебезне кочаклап үпте дә, исән булсак күрешербез, балаларым, дип өйдән чыгып китте.
Әмма күрешергә язмаган икән. Әтиләре Витебск шәһәре янында көчле сугышларда хәбәрсез югала.
Нургали абый белән Сания апа матур тормыш корып, инде 68 ел бергә гомер итәләр, ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Бүген һәркайсы үз оясын корып, әти-әниләрен тәрбия кылып яши балалары.
Нургали ага Вәлиев үз язмышыннан канәгать. Бүген сугыш ветераннарына күрсәтелә торган кайгырту һәм хөрмәт өчен дәүләтебезгә бик рәхмәтле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев