Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Апак авылында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Көзге яфраклар" исемле кичә үткәрелде

Апак авылында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Көзге яфраклар" исемле кичә үткәрелде. Аны "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге оештырды. Кичәгә социаль хезмәткәрләр ярдәм итеп торган 23 өлкән кеше чакырылды. Әлеге чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, башлангыч мәктәп укучылары да катнашты. Балалар әзерләгән концертны өлкәннәр бик яратып тамаша кылдылар....

Апак авылында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Көзге яфраклар" исемле кичә үткәрелде.
Аны "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге оештырды. Кичәгә социаль хезмәткәрләр ярдәм итеп торган 23 өлкән кеше чакырылды. Әлеге чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, башлангыч мәктәп укучылары да катнашты. Балалар әзерләгән концертны өлкәннәр бик яратып тамаша кылдылар. Әбиләр үзләре дә бик булдыклылар, сәләтлеләр бит. Бәйлиләр, чигәләр. Күбесе оста җырлый һәм бии. Социаль хезмәткәрләр алар өчен мул чәй өстәле әзерләгәннәр. Өлкәннәрнең һәркайсына азык-төлек пакетлары да өләштеләр. Кунаклар чәй эчә-эчә рәхәтләнеп сөйләшеп, үткәннәрне искә алып утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев