Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Комбайннарны уракка әзерлиләр

Агымдагы ел уңышын җыеп алуда барлыгы 90 комбайн катнашачак.

Басуларда игеннәр өлгереп килә. Быел һәр бөртек кадерле: катлаулы табигать шартларында үстерелгән икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Механизаторлар алда торган бурычның җаваплылыгын аңлыйлар, шуңа күрә комбайннарны урып-җыюга әзерләүгә зур игътибар бирелә. Өстә аталган 90 комбайнның 33е - "Кызыл Шәрык-Агро" отрядларыныкы, 31е "Хузангай" кооперативы кырларында эшләячәк. Хуҗалыклар механизатор кадрлар белән тәэмин ителгән, 65 кеше комбайнчы ярдәмчесе итеп билгеләнгән. Бу көннәрдә комбайннарны ремонтлау төгәлләнеп килә.

Якташыбызның яңа китабы
Якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист, язучы һәм мәсәлче Нәсих Тажиевның яңа китабы дөнья күрде.
"Кояшлы гөл" дип аталган китапта каләмдәшебезнең төрле елларда язылган шигырьләре һәм мәсәлләре тупланган. Анда Әлки төбәгенең табигатенә, җор күңелле һәм уңган кешеләренә багышланган әсәрләргә дә киң урын бирелгән.

"Әлки мишәрләре" фольклор фестивалендә
Район мәдәният йорты каршында оешкан "Әлки мишәрләре" ансамбле Азнакайда үткән "Чатыр тау җыены" республика фольклор фестивалендә катнашты.
Икенче тапкыр үткәрелгән әлеге фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан 20 коллектив катнашты. Безнекеләр шулкадәр көндәшләре арасында һич югалып калмадылар - "Җаныем" дип аталган җырлы-биюле композицияләрен күрсәтеп, дүртенче урынны алдылар. Җиңүчеләрне, шул исәптән "Әлки мишәрләре"н дә Азнакай районы башлыгы шәхсән үзе котлап, Мактау кәгазе, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гөлсинәнең бишенче баласы
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 3 сабый дөньяга килде. Аларның икесе - малайлар.
Үргәгар авылында яшәүче Гөлсинә Ганиева бишенче баласын тудырды.

Бушлай җир зур гаиләләргә
Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү дәвам итә: республикада 21466 гаилә җир сорап гариза тапшырганнар.
Аларның 84 проценты инде канәгатьләндерелгән. Ә 1165 гаилә мондый мөмкинлектән 3 тапкыр баш таркан. Безнең районда өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 74 гаиләгә җир бүлеп бирелгән.

Онытылмас бәйрәмне күреп кайттылар
"Алексеевскдорстрой" акционерлык җәмгыяте белгечләре һәм эшчеләреннән бер төркем 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиаданы ачу тантанасын күреп кайттылар.
Алар арасынлда Әлки участогының иң яхшы хезмәткәрләре - начальник урынбасары Гыйльфанов Фәнил, мастерлар Гафиятуллин Илшат һәм Хәлиуллин Илнар, шоферлар Вәлиев Галимҗан, Каюмов Ринат һәм Сәгъдиев Роберт бар. Һәм, билгеле инде, үзенең иң яхшы эшчеләре Ермолаев Владимир һәм Нуртдинов Руслан белән мастер Җиһаншин Илнур. Әлеге бригада Универсиада объектлары инфраструктурасын төзүдә турыдан-туры катнашты бит. Делегацияне участок начальнигы Гыйззәтуллин Рашат җитәкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев