Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Корбан гаетен бәйрәм иттек

6 ноябрьдә районыбыз мөселманнары олы бәйрәм - Корбан гаетен билгеләп үттеләр.

Бәйрәм иртәсендә районыбызның барлык мәчетләренә бик күп халык җыелды. Биредә гает намазлары укылды, вәгазьләр сөйләнде, сәдакалар таратылды. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, аның урынбасары Динар Хәкимов, район Советы аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов Әхмәт, Чиябаш, Апак, Югары Әлморза, Түбән Әлморза авыллары мәчетләрендә булып, анда җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, авыл, район тормышы хакында сөйләштеләр. Иртәнге намаздан соң Базарлы Матак авылының мәчет картлары ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ җитәкчесе Фоат Вәлиев ярдәме белән әзерләнгән бәйрәм табынына чәйгә чакырылды.
Гает намазыннан соң корбан чалу башланды, корбан ашлары үткәрелде. Корбан мәҗлесләре әле ай буе дәвам итәчәк.

Өч бәби туды
Үткән атнада район хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 1 кыз һәм 2 малай дөньяга килде.

Уяу булыйк: "диверсантлар"!
7 ноябрьдән 17 сенә кадәр республикабызда террорга каршы өйрәнүләр үткәрелә.
Бу көннәрдә махсус кешеләр - "диверсантлар" (20-40 яшьләрдәге, спортчыларга охшаган яшь ир-атлар) вокзалларга, кибетләргә, кинотеатрларга һәм халык күпләп җыела торган бүтән урыннарга үтеп керергә һәм анда янәсе шартлау җайланмалары муляжлары урнаштырырга маташачак. "Диверсантлар" халыкка фатирга кертүне, арендага транспорт бирүне, SIM-карталар һәм мобиль телефоннар сатып алуда, төрле биналарга әйберләр кертүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итәчәкләр. Алар шулай ук кибетләрдә һәм даруханәләрдә зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга, төрле учреждениеләр эше белән кызыксынып, аларны фотога төшерергә мөмкиннәр. Безнең һәркайсыбызга бик уяу булу зарур. Диверсантларга кагылышлы билгеләре булган теләсә нинди шикле кешеләр хакындагы мәгълүматларны (8843) 231-49-00 яисә 21-6-90, 20-1-02 телефоннарына шылтыратып хәбәр итәргә кирәк.

"Кайнар линия" эшли
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе каршында РФ Федераль Җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшли башлады. Телефон: 21-7-21.

Сыеры барның сые бар
Иске Матак авыл җирлеге буенча шәхси хуҗалыклардан быел барлыгы 150 тонна сөт хәзерләнгән.
Бу район буенча күрсәткечнең 4 процентын тәшкил итә. Берничә баш сыер асрап, 65 центнердан күбрәк сөт тапшырган Карманаев Юрийга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гамәлгә ашырган программа буенча ярты бәясенә саву аппараты бирелгән.

Балалар турында кайгырту
Моннан җиде ел элек ачылган "Каенкай" балалар приютында шушы чорда 495 малай һәм кыз социаль тернәкләндерү үткән.
Биредә авыр хәлгә эләккән, гаиләләрендә иминлек булмаган балалар вакытлыча яшәп тора. Приютның 34 хезмәткәре аларга уңайлы шартлар тудыру өчен тырыша.

Ышанычлы суүткәргечләр салынды
Иске Баллыкүлнең су белән тәэмин итү системасы тулысынча яңартылды.
Берничә дистә ел элек салынган, тутыгып-тишелеп беткән торбалар ышанычлы пластик суүткәргечләр белән алмаштырылды. Димәк, алдагы 20-30 елда биредә су белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак.

Җәяүлене машина таптаган
Узган атнада районыбызда 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, юл һәлакәтендә кеше гомере өзелгән.
5 ноябрьдә Иске Матак авылы юлында җәяүле ир-атны машина бәрдерә, ул шунда ук һәлак була. Әлеге факт буенча тикшерү бара. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 28 кешегә, шул исәптән исерек килеш руль артына утырган 2 кешегә карата административ беркетмәләр төзегән.

Солдатларны армиядән көтәләр
Салман авыл җирлегеннән үткән ел армия хезмәтенә алынган егетләрнең өчесе ил каршында бурычларын үтәп, әти-әниләре янына әйләнеп кайтканнар.
Яңа елга кадәр биредә тагын биш солдатның кайтып җитүен көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев