Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Котлыйбыз!

Халык иҗатын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасының "Әлки район мәдәният бүлеге" муниципаль бюджет учреждениесенең агитация-мәдәният бригадасы методисты Шиһапов Ринас Баһман улына "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Урманнар турында кайгырту
15 апрельдән 15 июньгә һәм 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр республикада "Татарстанның чиста урманнары" дип аталган һәм табигатьне саклауга юнәлтелгән акция игълан ителә.
Шушы акция барышында район территориясендәге урманнарны чистарту, анда уңайлы санитар-экологик тирәлек тудыру буенча зур эш планлаштырыла.

Кызларның иң матурлары
Сәләтле балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм үстерү максатын күз алдында тотып, районыбызда "Нәни мисс-2012" конкурсы үткәрелә.
Биш-унике яшьлек кызлары булган, аны иң матур, иң акыллы, иң оста дип санаган әниләрне күңелле мәшәкатьләр көтә - балалары белән бер концерт номеры (теләсә-нинди жанрда) әзерләргә, кызчыкны үзе турында оста итеп сөйләп бирергә, иң мөһиме - сәхнәдә, тамашачы каршында югалып калмаска өйрәтергә кирәк булачак. Билгеле, бу эштә аларга мәктәпкәчә балалар учреждениеләре хезмәткәрләре, укытучылар да ярдәм итәчәк.
Конкурсның сайлап алу туры 26-30 мартта, район туры 2 апрельдә үткәрелә. Ә 8 апрельдә конкурсның финалы балалар иҗаты йортында узачак.

БДИ га әзерләнәләр
Бу атнада унберенче сыйныфлар укучылары математика, рус теле, җәмгыять белеме, физика фәннәре буенча онлайн-тестлаштыру уздылар.
Әлеге тестлаштыру бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек кысаларында үткәрелде. Тугызынчы сыйныф укучылары мондый тестлаштыруны киләсе атнада узачак.
Кичә Базарлы Матак урта мәктәбе базасында мәктәп директорлары мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча онлайн-тестлаштыру үттеләр. Шул рәвешле мәктәп җитәкчеләренең "Электрон мәгариф" системасы буенча ни дәрәҗәдә эшли беләүләре тикшерелде.
Район мәктәпләрендә РФ Президенты грантына "Иң яхшы укытучы" бәйгесендә һәм "Безнең иң яхшы укытучы" республика бәйгесендә катнашуга әзерлек эшләре башланды.

Милләттәшләребез ярдәм сорый
Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына татар телендәге китаплар сорап мөрәҗәгать иткән.
Милләттәшләребезнең туган телдә китап уку теләген хуплап һәм аларга ярдәм итү ниятеннән Конгрессның Әлки җирле оешмасы да кулланышта булган, әмма укырлык хәлдәге китаплар туплау белән шөгыльләнә башлады. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә татар телендәге китаплар белән булышырга теләгегез булса, "Әлки хәбәрләре" газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итегез. Тел.: 20-0-54.

Хоккейчылар көч сынашты
Узган шимбәдә Базарлы Матак мәктәбе базасында мәктәпләр командалары арасында хоккей ярышлары булды.
Җиңүне Иске Матак урта мәктәбе хоккейчылары яулады. Мәйдан хуҗалары икенче урынны алды. Өченче урында - Чуаш Кичүе мәктәбе командасы.

Мини-футбол бәйгесе
11 мартта мини-футбол буенча "Алинә" универсаль спорт залында узган зона ярышларында республиканың биш районы командасы катнашты.
Чирмешән командасын 3:2 һәм Болгар командасын 4:0 исәбе белән отып, безнең җыелма өченче урынны алды.

Ярышлар карарга килегез
17-18 мартта "Алинә" универсаль спорт залында "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты кубогына волейбол буенча республика беренчелегенең зона уеннары үтәчәк.
Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чистые леса