Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Күзләре яшьле, мәрхәмәте чиксез иде

Үткән гасырның 70 нче еллар башына кадәр район үзәге ашханәсе биләмәсе зур мәйданны алып торды. Хәзерге авыл хуҗалыгы идарәсе урынында ашханә хезмәткәре Гарәфетдин бабай Галиуллинның өе урнашкан иде. Гарәфетдин бабай бәяләп бетергесез эшче иде. Ул ашханәне су белән тәэмин итүче дә, биләмәне тәртиптә тотучы да, калдыкларын түгеп торучы, йөк төяүче...

Үткән гасырның 70 нче еллар башына кадәр район үзәге ашханәсе биләмәсе зур мәйданны алып торды. Хәзерге авыл хуҗалыгы идарәсе урынында ашханә хезмәткәре Гарәфетдин бабай Галиуллинның өе урнашкан иде.
Гарәфетдин бабай бәяләп бетергесез эшче иде. Ул ашханәне су белән тәэмин итүче дә, биләмәне тәртиптә тотучы да, калдыкларын түгеп торучы, йөк төяүче һәм ташучы, бушатучы, ат караучы, каравылчы да булды.
Соңгы көннәренә кадәр бергә гомер кичергән икенче җәмәгате Хәерниса әби белән алар 4 бала үстерделәр. Балалары да үзләре кебек үк тәртипле, итагатьле булдылар. Олылары Мәүлия белән Таһир Гарәфетдин бабайның беренче хатыныннан туганнар. Бу балалар үги анадан һәрвакыт үз газиз аналарыннан күргән кебек мәрхәмәт, кадер-хөрмәт тоеп үстеләр.
Бу гаилә бик тә киң күңелле, кунакчыл иде. Шуңадыр район үзәгенә килгән Абдул Салман, Иске Салман, Иске Баллыкүл һәм башка авыл кешеләре фатирга Гарәфетдин бабайларга керәләр, күп вакыт кунып та чыгалар иде. Бәләкәй генә хөкүмәт өендә һәркемгә урын җитәрлек, чөнки, авыр тормышта яшәсәләр дә, күңелләре һәрвакыт иркен булды.
Базарлы Матак мәктәбендә 5 ел интернатта торып укыган чорда минем дә төп фатирым Гарәфетдин абыйлар булдылар. Казанда укыганда да кайтып-китеп йөргәндә еш кына кунгалап чыга идем.
Безнең Абдул Салман авыл халкы да бу гаиләгә ихтирамлы, рәхмәтле булды. Ел саен яз көне авылдан 4-5 кыз барып өйләрен юып кайталар иде. Хәерниса әбине балалары белән авылга утырмага (кечкенәләре белән) алып китеп, өйдән-өйгә йөртеп кунак иткәләделәр. Кызларның аулак өйләргә чакырып китергәннәрен дә хәтерлим. Ә Гарәфетдин бабай беркая да китә алмаган инде. Ул ялсыз, отпускысыз эшләде дә эшләде.
Туган авылы Иске Баллыкүл авылы халкының шәҗәрәләрен төзегәндә Гарәфетдин бабайның да алты буыннан торган нәсел җепләрен барладым. Шуннан соң аның тормышында, бигрәк тә балачагында күргән михнәтләре турында, үзе сөйләгәннәрне дә искә төшереп, газета укучыларга җиткерәсем килде.
Чын күңелемнән, ихтирам белән язган хатирәләрем Гарәфетдин бабай белән Хәерниса әбинең рухына дога булып ирешсен иде.
1921-22 еллардагы коточкыч ачлык Иске Баллыкүл авылы халкы өчен аеруча зур афәт китергән. 190 йорттан торган авыл 60 процент халкын югалткан. Күп кеше ачтан үлгән. Халыкның бер өлеше чит җирләргә китеп исән кала алган. бу очракта да киткәннәрнең күбесе төрле авырулардан үлеп калганнар.
Солдат хезмәте үткән Гарифулла Галиулла улы һәм Шәрифҗамал Сираҗетдин кызы гаиләсендә ачлык алдыннан 4 бала булган (архивтан). Ачлыкның башында ук 15 яшьлек Гарәфетдинның 17 яшьлек апасы, 40 яшендәге атасы һәм бер энесе үлеп китәләр.
Авыл халкы исән калу өмете белән чит җирләргә китә башлый. Урта Азиягә, Төньяк Кавказга, Мәскәү тирәсенә һәм башка якларга юл тоталар. Шәрифҗамал апа да, исән калган ике улын алып, авылдашларына ияреп Себер якларына чыгып китә.
Гарәфетдин бабайның "энем" диеп, исемен атамыйча гына сөйләгәнен хәтерлим. Архив кәгазьләре буенча: бер энесе Мингата 11 яшендә, икенчесе Гайса 10 яшендә булганнар. Себергә кайсы энесе белән киткәндер, анысы билгесез.
Поездда барган чакта ук аналары нык авырып китә. Үлем сырхавы эләккәнне тоеп, аналары поезд туктап торган бер станциядә "төшереп калдырыгыз мине" диеп балаларына һәм авылдашларына ялвара. Поезддан төшереп, вокзал баскычына утырталар. Бераз утыргач, хәле бөтенләй начарланып китә. Ул үзен шунда калдырып китүләрен үтенеп сорый.
-Үлгәч җирләүчеләр булыр әле. Әгәр поездда үлсәм, сез мине ни эшләтә дә алмассыз, аптырарсыз, -ди.
Шулай итеп, абыйлы-энеле ике ятим бала, әниләре белән хушлашып, авылдашлары белән аны билгесез бер станциядә калдырып китәләр. Әниләре Шәрифҗамалга ул вакытта 37 яшьләр чамасы гына була.
Поезд күпмедер көннәр баргач, тайга турысында озакка туктап тора. Җәйнең матур көннәре, җиләк өлгергән чак. Халык поезддан төшеп, җиләк ашарга сибелә. Поезд кузгала дигән хәбәр ишеткәч, Гарәфетдин энесен эзли башлый. Таба алмагач, кузгалып киткән поездга сикереп утырып өлгерә. Энем вагон эчендәдер, диеп үзен-үзе юата. Ләкин юкка була бу өмет.
Шулай итеп, Гарәфетдин соңгы кан кардәшен - энесен дә югалта.
-Тайгада аюлар яки бүреләр энемне ашаганнардыр инде,- диеп, бик уфтанып сөйләп, сулкылдап елавыннан туктый алмый иде.
Гомер буе күзләре яшь белән тулып яши аның. Шуңа күрү сәләте зәгыйфьләнә. Күпмедер вакыт үткәч, авылдашларының бер өлешенә ияреп исән-имин туган якка кайту насыйп була Гарәфетдингә.
Сугыш алдыннан өйләнеп җибәрә, беренче улы туа. Әмма бер яшь тә тулмаган балалары 1940 елда үлә. Берничә елдан Мәүлия, Таһир дөньяга киләләр. Таһир Галиуллин райондашларга яхшы билгеле, ул район хакимиятендә, аннан "Әлки хәбәрләре" газетасында эшләп ялга чыкты.
1954 елда, берсеннән-берсе бәләкәй ике нарасыен калдырып, Гарәфетдин бабайның беренче хатыны бакыйлыкка күчә.
Менә шундый гыйбрәтле Гарәфетдин бабайның язмышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев