Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Лидия Тутерованың педагоглык стажы 44 ел 7 ай тәшкил итә

Быелның гыйнварында мәрхәмәтле һәм киң күңелле, җан җылымлы ханым Тутерова Лидия Сергеевнаның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән идек. Ә март башында аның өчен тагын бер бик истәлекле вакыйга булды - район үзәгендә оештырылган тантанада Лидия Сергеевнага "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медале тапшырылды. Лидия Сергеевнаны мин...

Быелның гыйнварында мәрхәмәтле һәм киң күңелле, җан җылымлы ханым Тутерова Лидия Сергеевнаның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән идек. Ә март башында аның өчен тагын бер бик истәлекле вакыйга булды - район үзәгендә оештырылган тантанада Лидия Сергеевнага "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медале тапшырылды.
Лидия Сергеевнаны мин күптәннән беләм, аның янында еш булам. Торып-торып шуңа гаҗәпләнәм: бу тормышта күпме авырлыклар кичерергә туры килсә дә, ул барлык сынауларны ныклык белән җиңеп чыга белә. Ул бик тыныч холыклы, ягымлы, игътибарлы һәм тагын бик күп күркәм сыйфатларга ия.
Беренче тапкыр мин Лидия Сергеевна белән Түбән Кәчи сигезьеллык мәктәбендә укыганда очрашкан идем. Ул без яшәгән интернатта тәрбияче булып эшләде.
Лидия Сергеевна Самара өлкәсенең Чуаш Үрәмәте авылында туган. Әтисе балта остасы, әнисе кырчылык бригадасы бригадиры булган. Гаиләдә алар дүрт бала үскәннәр.
Бөек Ватан сугышы бу гаиләгә дә күп михнәт, хәсрәт китерә. Әтиләре Сергей Енилин 1941 елда фронтка алына, гвардия сержанты була. 1943 елда Курск-Орел дугасында барган каты бәрелешләрдә һәлак була.
Лидия үзенең яшьтәшләре белән колхоз эшеннән кайтып кермиләр. Зур-зур басуларны кул белән утап чыгуларын әле дә искә ала. Кайчагында печәнлектә кунарга да туры килә. Чөнки аларны берәр атнага эшкә үзләреннән җиде чакрым ераклыктагы авылга алып китәләр. Яңгырлы салкын көзләрдә иртәдән кичкә кадәр бәрәңге чүплиләр. Туңмасыннар дип, өлкәннәр аларны йөгереп йөрергә мәҗбүр итә булганнар.
Сугыштан соң да тормыш әле җиңеләйми. Авыр хезмәт, ә тамак туймый. 1948 елның җәендә берүзе урак белән 80 сутый арышны урып чыга Лидия. Хезмәте өчен бүләк итеп ике капчык арыш бирәләр.
Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, кыз Аксубай педучилищесына укырга керә.
-Һәр атнада ял көне өйгә кайта идем. Ә бу 35 чакрым җәяү тәпилисе дигән сүз. Юл ахырына сабакташларым барысы да авылларына таралышып бетәләр. Мин берүзем калам, курка-курка кайтам,-дип искә ала Лидия Сергеевна. -Үзебез үргән чабатадан йөри идем. Әни юкә кайрысын алып кайта, мин аның кабыгын төшерәм һәм сандык артына салам. Әни эштән кайткач чабата үрә башлыйбыз.
1951 елда педучилищены тәмамлап, Октябрь районындагы бер мәктәптә укыта ул. Бер елдан апасы Мария гаиләсе белән Әлки районына килә. Апасы Юхмачы мәктәбендә, ә Лидия Сергеевна Чиябаш җидееллык мәктәбендә эшли башлыйлар.1953 елдан ул Түбән Кәчи мәктәбендә укыта. Биредә үзенең булачак гомер юлдашын очрата. Бер елдан алар Кәчи егете Алексей Тутеров белән өйләнешәләр.
Алексей Владимирович турында берничә сүз әйтми уза алмыйм. Ул искиткеч кеше иде. Авыл өчен, авылдашлары өчен бик күп эшләде. Чиркәүне торгызу белән шөгыльләнде, күренекле авылдашларыбызны барлау, аларның исемнәрен туган якка кайтару буенча биниһая хезмәт куйды. Билгеле, Лидия Сергеевна һәр игелекле гамәлендә иренең төп таянычы булды. Ни аяныч, Алексей Владимирович бүген арабызда юк инде.
Лидия Сергеевна үзләренең дүрт балалары белән дә хаклы рәвештә горурлана ала. Олы кызлары Зоя Чуаш Республикасының Атказанган укытучысы. Уллары Валерий төзелеш институтын тәмамлап Чабаксарда эшли. Кызлары Людмила да Чабаксарда, ул Атказанган мәдәният хезмәткәре. Төпчек кызлары Галина да мәдәният институтын тәмамлаган иде, хәзер Казанда яши.
Лидия Сергеевнаның 11 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.
Лидия Тутерованың педагоглык стажы 44 ел 7 ай тәшкил итә. Намуслы хезмәте өчен ул бик күп Мактау грамоталарына, "Хезмәт ветераны" медаленә лаек булды. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңү уңаеннан юбилей медальләре белән бүләкләнде.
Без, элекке укучылары, Лидия Сергеевна белән ихластан горурланабыз, аның саулык-сәламәтлек белән әле озак еллар сөенечле гомер кичерүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев