Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районында беркатлы хатын-кыз алдарларга карточкасының пин-кодын хәбәр иткән һәм акчасыннан колак каккан

vk.com Кызганыч, әмма соңгы вакытта безгә банк карталарыннан акчалары югалучылар еш мөрәҗәгать итә башлады. Мондый очракларны тикшерә башлагач, шунысы ачыклана: еш кына шундый бәлага таруларында кешеләр үзләре гаепле икән бит. Банк карталары белән бәйле җинаятьләрне өч төргә бүлеп карарга була. Беренчесе - ялган карталар ясау. Алдарлар банкоматка махсус җиһаз куеп,...

vk.com
Кызганыч, әмма соңгы вакытта безгә банк карталарыннан акчалары югалучылар еш мөрәҗәгать итә башлады. Мондый очракларны тикшерә башлагач, шунысы ачыклана: еш кына шундый бәлага таруларында кешеләр үзләре гаепле икән бит.
Банк карталары белән бәйле җинаятьләрне өч төргә бүлеп карарга була. Беренчесе - ялган карталар ясау. Алдарлар банкоматка махсус җиһаз куеп, карталарның пин-кодларын ачыклыйлар да, ялган карта ясап, акча алып яталар. Мондый очракларда югалган акчалар өчен банк җавап бирә: ул акчаны хуҗасына - үз клиентына кайтарырга тиеш.
Алдашуның икенче төре мондый: кешегә картасы блокировкаланган, дигән СМС-хәбәр килә. Ул күрсәтелгән номерга шылтырата. Ә аңа якындагы банкоматка барып, пин-кодын кертергә кушалар. Шуннан соң счеттагы акчалар үзләреннән-үзләре юкка чыга. Бу очракта банкның гаебе юк, шулай булгач, ул югалган акчаларны кайтармаячак та.
Өченче юл - интернет ярдәмендә алдау. Әгәр сезнең телефоныгызга шылтыратып, парольне әйтүегезне сорыйлар икән, димәк, алдакчылар интернетта сезнең картадан файдаланырга маташа. Парольне хәбәр итеп, акчасыз калдыгызмы? Үзегез гаепле, акчаларны банктан кайтарып булмаячак инде.
Шуны әйтергә кирәк: "Милли түләү системасы турында" федераль закон нигезендә банклар клиентларына счетлары буенча операцияләр үткәрелү турында хәбәр итәргә һәм аларның ризалыгын алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәгән икән, банк, матди җаваплы буларак, клиентын мошенниклар алдаса, акчаны кайтарып бирергә бурычлы. Ә гражданнар банк картасын югалткан яисә кемнеңдер аны кулланганын ачыклаган очракта, бу турыда бер тәүлек эчендә банкка хәбәр итәргә тиеш. Моны эшләмәгән очракта банктан операция суммасын сорый алмый инде ул.
Сүземне йомгаклап, күптән түгел булган очракны мисал итеп китерәсем килә. Каргада яшәүче бер хатын-кызның телефонына шылтыратып, аңа акчалата ярдәм тәкъдим итәләр. Әмма башта пин-кодын хәбәр итүен сорыйлар. Беркатлы райондашыбыз шулай эшли дә. Һәм банк картасына әле генә килгән 12 мең сум пенсиясеннән колак кага.
Күргәнебезчә, безне алдыйлар икән, димәк, еш кына моңа үзебез гаепле. Сак булыгыз, уяулык кирәклеге турында онытмагыз. Әгәр телефон номерыгызны алыштырасыз икән, "мобиль банк" хезмәтен өзү кирәклеген онытмагыз. Юкса, сезнең номер белән бергә әлеге хезмәт тә башка абонентка барып ирешергә мөмкин. Һәм ул рәхәтләнеп сезнең банк картасыннан акча "суырып" тора алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев