Әлки районында Татар киносы көне узачак
15 декабрьдә «Колос» кинотеатрында Татарстан кинематографистлары белән иҗади очрашу була. Биредә шулай ук «Рудольф Нуриев. Юл башы» кинофильмы да күрсәтеләчәк. Очрашуда Татарстанның халык язучысы, әлеге фильмда уйнаган Рабит Батулла һәм кино һәм телеоператор Хәйдәр Миндубаев катнашачак. Сәгать 11 дә очрашу Чуаш Кичүе урта мәктәбендә, ә 13.00 дә «Колос» кинотеатрында үткәрелә....
15 декабрьдә «Колос» кинотеатрында Татарстан кинематографистлары белән иҗади очрашу була.
Биредә шулай ук «Рудольф Нуриев. Юл башы» кинофильмы да күрсәтеләчәк. Очрашуда Татарстанның халык язучысы, әлеге фильмда уйнаган Рабит Батулла һәм кино һәм телеоператор Хәйдәр Миндубаев катнашачак. Сәгать 11 дә очрашу Чуаш Кичүе урта мәктәбендә, ә 13.00 дә «Колос» кинотеатрында үткәрелә. Әлеге чара «Х Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» республика кинофестивале кысаларында оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев