Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районының 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары

ukrbomj.net Инде хәбәр иткәнебезчә, 26 февральдә муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Анда 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында доклад белән иуниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин чыгыш ясады. Әлеге докладны сезгә тәкъдим итәбез. Узган 2014 ел бөтен илебез, шул исәптән районыбыз өчен дә мөһим сәяси вакыйга - бишенче...

ukrbomj.net
Инде хәбәр иткәнебезчә, 26 февральдә муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Анда 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында доклад белән иуниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин чыгыш ясады. Әлеге докладны сезгә тәкъдим итәбез.
Узган 2014 ел бөтен илебез, шул исәптән районыбыз өчен дә мөһим сәяси вакыйга - бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау белән әһәмиятле булды. Сайлаучыларыбызның 97,73 проценты "Бердәм Россия" партиясеннән кандидат өчен тавыш бирде.
Үтеп киткән ел шактый катлаулы булды. Шулай да аның йомгаклары иртәгәсе көнгә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә. Районыбыз хезмәтчәннәре табигать куйган имтиханны уңышлы тапшырдылар. Бу инвесторларыбыз Айрат Хәйруллинның, Иван Казанковның алдан күреп эшләүләре, чәчү мәйданнары структурасын дөрес формалаштыру аркасында мөмкин булды. Төп мәйданнар уҗым культураларына (нигездә көзге бодайга), кукурузга (25 проценты бөртек өчен) һәм көнбагышка (16 мең гектар) бирелде. Чәчү әйләнеше һәм чиста парлар белән эшләү таләпләре төгәл үтәлде, бу исә район икътисадының төп тармагы - авыл хуҗалыгын үстерүдә уңай тенденцияне сакларга мөмкинлек бирде. Районның төп макроэкономика күрсәткечләре югары сакланды. Әйтик, авыл хуҗалыгында тулаем продукция күләме 5 процентка үсте һәм 3 млрд. 259 млн. сумлык булды. Сәнәгать производствосы продукциясе һәм үз көчебез белән башкарылган эшләр, хезмәтләр күләме, 65 процентка артып, 191,8 млн. сумлык булды. Халыкның акчалата керемнәре 2 процентка артты һәм 2 млрд. 668 млн. сум булды.
Барлык бу эш депутатлар корпусы белән тыгыз элемтәдә алып барылды. Алар - 162 җирле орган депутаты һәм 42 вәкиллекле орган депутаты. Ел дәвамында муниципаль район советының 9 утырышында 41 мәсьәлә каралды. Авыл җирлекләре советларының 172 утырышында исә 515 мәсьәлә каралды һәм карарлар кабул ителде. Шулай ук муниципаль район башлыгы 78 карар һәм 119 боерык чыгарды. 2014 елга һәм 2015-2016 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты кабул ителде, аның төп үзенчәлеге - социаль юнәлешле булуы.
Узган ел Әлки муниципаль районы советына һәм башкарма комитетына халыктан 1256 мөрәҗәгать керде. Аларның 273 е язма һәм 103 е электрон мөрәҗәгатьләр. 323 кеше шәхси кабул итүләрдә булды.
Ел саен авыл җирлекләре советларының авыллар халкы һәм район службалары җитәкчеләре катнашында үткәрелә торган киңәйтелгән утырышлары да җирле үзидарә органнарының халык белән эшләвенең нәтиҗәле ысулы булып тора. Әлеге утырышларда күтәрелгән мәсьәләләр наказлар кенәгәсенә туплана, анда халык мөрәҗәгатьләрен үтәү сроклары, җаваплы кешеләр күрсәтелә. Аларның башкарылуы даими контрольдә тотыла.
Үзенең күпкырлы эшендә барлык юнәлешләрдә район советы һәм башкарма комитеты иҗтимагый оешмалар ярдәменә таяна. Район инвалидлар җәмгыяте, ветераннар советы һәм пенсионерлар берлеге физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүдә сизелерлек ярдәм итәләр. "Боевое братство" иҗтимагый оешмасы Әфганстанда һәм Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 174 кешене берләштерә, ул яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный.
2014 елда район башкарма комитетының 18 утырышы үткәрелде, анда 42 мәсьәлә каралды.
Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту районның икътисадый потенциалын үстерү буенча безнең тарафтан күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген бәяләүнең төп критерие булып тора. Инвестицияләр җәлеп итү - алар арасында иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Бу социаль проблемаларның тулы бер комплексын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Агропромышленность комплексын үстерүгә, газлаштыруга һәм торак пунктларны төзекләндерүгә, элемтә, су һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре төзүгә һәм реконструкцияләүгә 2014 елда 1,3 млрд. сум үзләштерелде. Инвестицияләрнең төп күләме -766 млн. сум - инвесторлар тарафыннан авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелде. 34 километр озынлыктагы юлларны ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә республика һәм федераль бюджетлардан 798 млн. сум бирелде. Федераль һәм республика программалары буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында, Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрелде. Яңа Салман табиблык амбулаториясе, 7 ФАП капиталь ремонтланды. Базарлы Матакта элекке хуҗалыкара төзелеш оешмасы бинасы балалар бакчасы итеп реконструкцияләнде, район мәдәният йорты ремонтлана башлады, смета бәясе 90 млн. сумлык полиция биналары комплексы файдалануга тапшырылды.
2014 елда "Чиста су" программасы буенча 10 млн. сум акча үзләштерелеп, 10 километр озынлыкта суүткәргечләр салынды. Иске Алпар, Үргәгар, Татар Борнае авылларында урам суүткәргечләре алыштырылды. Төзелеш документациясе буенча байтак эш башкарылды.
Соңгы елларда районда әлкилеләрнең торак шартларын яхшырту буенча берничә программа тормышка ашырыла. Алар нигезендә былтыр гомуми мәйданы 6 мең 600 кв. метр булган 59 торак йорт файдалануга тапшырылды, еллык план 101 процентка үтәлде. Авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту программасы гамәлгә кергәннән бирле 626 гаилә 541 млн. сумлык социаль түләүләр алды. Бу 517 торак йорт салырга һәм 109 йорт сатып алырга мөмкинлек бирде. Республика һәм җирле бюджет средстволары хисабына Чуаш Борнаенда һәм Юхмачыда участок уполномоченныйлары өчен полициянең терәк пунктлары белән берләштерелгән торак йортлар төзелде. Болар өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә һәм Дәүләт Советына зур рәхмәт.
Әлки муниципаль районы икътисадының төп юнәлеше -авыл хуҗалыгы. Аны "Кызыл Шәрык-Агро" агрохолдингы, "Хузангай" кооперативы, "Яшь көч" һәм "Түбән Кәчи" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, 64 крестьян-фермер хуҗалыклары тәшкил итә. Район агропромышленность комплексында 1,3 мең кеше эшли. 2014 елда аларга 206 млн. сум хезмәт хакы түләнде. Уртача айлык хезмәт хакы 13223 сум тәшкил итә, бу аннан алдагы елдагыдан 12 процентка күбрәк.
"Кызыл Шәрык-Агро" ның нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында Әлки районы муниципаль районнар арасында мөгезле эре терлекләр асрау буенча алдынгы урынны били. Ул 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 28,6 баш терлек тәшкил итә. Ә мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны 33950 баш тәшкил итә. Алдагы елга караганда терлекләр саны 4 процентка артты. Шул исәптән, 9 мең 510 савым сыеры исәпләнә. Шулай ук җәмәгать секторында 9894 баш дуңгыз, 223 ат исәпләнә. Көтүне тулыландыру сәламәт яшь терлекләр хисабына башкарыла. Узган ел дәвамында 1300 баш бозау һәм 13507 дуңгыз баласы алынды. "Кызыл Шәрык-Агро" компаниясе 2014 елда 6645 тонна (900 млн. сумнан артык) ит һәм 45 мең тонна сөт (700 млн. сумнан артык) реализацияләде.
Үсемлекчелектә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулаем җыемы 2014 елда 90,7 мең тонна булды. Гектардан уңыш - 26 центнер. Көнбагыш 19,5 мең тонна, бөртеккә кукуруз 20,6 мең тонна суктырып алынды.
Районның авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлегенең югары булуын
авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләүдән бер хезмәткәргә исәпләгәндә керемнең (выручка) 2,6 миллион сум булуы да күрсәтә. Ә аның гомуми суммасы 3 млрд. 242 млн. сум булды.
"Агропромышленность комплексын үстерү" проектын реализацияләүнең мөһим бер юнәлеше - хуҗалык итүнең кече формалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә ярдәм итү. Районда 4 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Алар тулаем 1725 гектар җир мәйданы били. Район халкы 6168 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 2650 баш сыер; 2331 баш дуңгыз, 9196 сарык һәм кәҗә, 316 баш ат асрый. 2014 елда халыктан 104 млн. сумнан артык бәягә 6756,6 тонна сөт җыелда. Бу аннан алдагы елдагыдан 11 процентка күбрәк.
Шәхси хуҗалыклардагы сыерларны тулысынча (100 процент) ясалма орлыкландыруга күчерү, гаилә фермалары төзү буенча республика һәм федераль программаларында актив катнашу якын киләчәктә халыктан сөт һәм ит хәзерләүнең үсешенең төп резервлары булып тора. Районда сөт, мөгезле эре терлек һәм дуңгыз ите җитештерү, сарык, кәҗә һәм кош-корт үрчетү белән шөгыльләнүче 28 гаилә фермасы төзелде. Гаилә фермалары узган елда 608,4 тонна сөт, 81,7 тонна ит җитештерде, 84 яңа эш урыны булдырды. (Авыл хезмәтчәннәренә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 2006-2014 елларда район банклары барысы 624 млн. сумлык 3297 ташламалы кредит бирде. Алар буенча 51,6 млн. сум субсидия түләнде. Кредит средстволары терлек, техника, авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алуга, терлекчелек биналары төзүгә һәм реконструкцияләүгә тотылды). Соңгы бер ел эчендә районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә чыгымнарны каплауга төрле юнәлешләр буенча 434,2 млн. сум дәүләт ярдәме күрсәтелде.
Районның социаль-икътисадый үсешен билгеләүче күп тенденцияләрнең нигезендә демография процесслары ята. Районда халык саны 2014 елда 90 кешегә артты һәм 2015 елның 1гыйнварына 20 мең 30 кеше тәшкил итте. Татарстан Госкомстаты мәгълүматлары буенча, районда 191 бала туды һәм, ни аяныч, 315 кеше үлде (халыкның табигый азаюы 0,5 процентка кимеде һәм 1 мең кешегә исәпләгәндә минус 6,2 тәшкил итте. Халык миграциясе елына 484 кешегә артты). Районда былтыр 96 яңа гаилә төзелде, 44 пар аерылышты.
Халыкның тормыш дәрәҗәсе күрсәткечләренең уңай тенденцияләрен саклап кала алдык. Отчет чорында район предприятиеләрендә һәм оешмаларында 4,5 мең кеше эшләп, аларга исәпләнгән хезмәт хакы фонды 11 процентка артты һәм 940 млн. сум тәшкил итте. Уртача хезмәт хакының үсеше 2014 елда район буенча 11 процент булды һәм 17403 сумга җитте.
Халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм иминлеге эшкә урнашу мөмкинлегенә турыдан-туры бәйле. Былтыр район оешмалары тарафыннан 389 вакансия тәкъдим ителде, халык мәшгульлеге үзәге аша аларга 305 кеше эшкә урнашты. Бу барлык мөрәҗәгать итүчеләрнең 78 проценты. Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр саны 86 кеше тәшкил итте. Шул ук вакытта ел дәвамында теркәлгән эшсезлек икътисадый актив халык санының (9300 кеше) 1,1 процентыннан 0,92 проценткача кимеде. 2014 елда мәшгульлек үзәге күп төрле юнәлешләр буенча барысы 6,2 млн. сумлык дәүләт хезмәтләре күрсәтте.
Район икътисадына кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә саллы өлеш кертә. Хәзер районда 84 кече предприятие һәм юридик зат тәшкил итмәгән 381 эшмәкәр эшли. Кече бизнес субъектлары тарафыннан 1,5 мең эш урыны булдырылды һәм район бюджетының 10 проценты күләмендә салымнар керде. Эшмәкәрләр тарафыннан 700 млн. сумлык товарлар җитештерелде һәм хезмәт күрсәтелде. Бу районда җитештерелгән продукция күләменең 22 проценты дигән сүз.
Түбән Әлки авылында элекке "Сельхозтехника" базасында эшләүче бертуган Шәйхетдиновлар компаниясе эшчәнлеге динамикалы үсеш үрнәге булып тора. Алар төрле транспорт хезмәтләре күрсәтәләр, халыктан сөт җыялар, бетон җитештерәләр, тракторларга капиталь ремонт үткәрәләр. Бүген Шәйхетдиновлар эшчәнлек тармагын киңәйтә, аларда эшләүчеләр саны инде 80 кешегә якынлаша. Тулаем район буенча исә 2014 елда барлык төр предприятиеләрдәге автотранспорт белән 228 мең тонна күләмендә йөк ташылды.
Шул ук Түбән Әлки авылында элекке "Агроснаб" базасында эшмәкәр Р.Г.Галиуллин "Ремтехсервис" кече предприятиесе оештырды. Транспорт һәм урып-җыю хезмәтләре күрсәтүче әлеге предприятиедә 43 кеше хезмәт куя. 2014 елда башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең тулаем күләме 54 млн. сумлык булды.
Халыкның үзмәшгульлеге программасы буенча 10 шәхси эшмәкәргә үз эшләрен оештыруга 1 млн. сумга якын ярдәм күрсәтелде. Кече бизнес үсешенә район банкларыннан барысы 35 млн. сумнан артык күләмдә кредитлар бирелде. Кече бизнес район икътисадында зур роль уйный. Безнең бурыч - райондагы буш торучы биналарны кече бизнес эшчәнлеге өчен бирү.
Кече бизнесны ныгыту һәм районга инвесторлар җәлеп итү максатында бүген Базарлы Матакта сәнәгать паркы төзү эшләре алып барыла. Моның өчен генераль план нигезендә 35,9 гектар мәйданлы җир участогы бирелде, инженерлык челтәрләренә тоташу нокталары билгеләнде. Технологик тоташу һәм капиталь характердагы хезмәтләрнең бәясе 50 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк. Мондый зур средстволарны республика ярдәменнән башка табу авыр булачак, билгеле.
Кулланулар базары ваклап сату кибетләре, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятеиләренең киң челтәреннән тора. Районның ваклап сату структурасында азык-төлек товарлары сатучы 183 предприятие, 5 җәмәгать туклануы предприятиесе, халыкка хезмәт күрсәтүче 25 предприятие бар. 2014 елда ваклап сату күләме 12 процентка артып 1,35 млрд. сум тәшкил итте. Алдыбызда торган иң зур бурыч - хәзерләү-эшкәртү кооперациясе эшен яхшырту.
Мәгариф системасының төп максаты - икътисадның инновацияле үсеше таләпләренә туры китереп белем бирү. Районда 17 башлангыч, 7 төп һәм 17 урта гомумибелем мәктәбе, балалар иҗаты йорты эшли, аларда 2117 бала укый. Классларда уртача 8 бала бар. Укыту процессын 749 кеше гамәлгә ашыра, аларның 487 се педагогик хезмәткәрләр. "Мәктәп автобусы" проекты кысаларында районда 321 укучыны 18 автобуста 33 маршрут буенча мәктәпләргә йөртү гамәлгә ашырыла. 2013-2014 нче уку елында 11 сыйныфны тәмамлаган барлык 111 егет һәм кыз БДИга кертелде, 9 фән буенча имтихан тотты, урта тулы мәктәп курсын тәмамлау хакында аттестат алды. Кызганыч, әмма инглиз теле буенча гына БДИ нәтиҗәләре уртача республтка күрсәткечләреннән югарырак, 8 фән буенча түбән.
Районда 37 мәктәпкәчә учреждение эшли, аларга 811 бала йөри, 114 педагог хезмәт куя. Мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратта 105 бала тора. Балаларны бакчага урнаштыру проблемасы Базарлы Матакта яңа бакча ачкач өлешчә хәл ителде. Әмма район үзәгендәге ике бакчаны төзекләндерәсе бар. 2015 елда республика программасы буенча Базарлы Матакта 80 урынга исәпләнгән "Теремкәй" балалар бакчасы төзеләчәк.
Районның сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге халыкның сәламәтлеге дәрәҗәсен күтәрергә, аны сыйфатлы, һәркем файдаланырлык медицина ярдәме белән тәэмин итүгә юнәлгән. Районда сменага 211 кеше кабул итәрлек поликлиника, 2 хастаханә, 3 табиблык амбулаториясе (сменага 130 кабул итү), 41 ФАП эшли, аларда 319 кеше, шул исәптән 40 табиб һәм 168 урта медицина хезмәткәрләре эшли.
Социаль найм буенча торак бирү, берьюлы 1 миллион сум акча түләү соңгы 4 елда кирәкле белгечлекле 11 табибны эшкә алу мөмкинлеге бирде. Табиблар белән тәэмин ителеш 10000 кешегә 20,3 процент тәшкил итә (республикада 38,3 процент). Тәүлек әйләнәсе стационар буенча дәүләт заказы дәүләт гарантияләре программасы кысаларында 100 процентка үтәлгән.
2014 елда халыкны деспансерлаштыру программасы буенча 3606 кеше каралган, аларның 62 проценты сәламәт дип табылган, 25 проценты бер я ике авырулы, 51 кешедә онкологик патология ачыкланган. Соңгыларының 48 ендә онкологик авырулар булуы расланды. 39 кеше I-II стадиядәге рак авыруы барлыгы билгеле булды.
2014 елның мартында сәламәтлек саклау системасының матди-техник базасын ныгыту программасы кысаларында 2 млн. сулык ремонт ясалган Яңа Салман амбулаториясе ачылды, биредә эшләүчеләр өчен дә, дәваланучылар өчен дә бик яхшы шартлар булдырылды, "Уңайлы тирәлек" программасфы буенча район үзәк хастаханәсендә 2,5 млн. сумлык эш башкарылды, 5,3 млн. сумга ашханә төзекләндерелде. Хәзерге вакытта бала тудыру һәи йогышлы авырулар бүлекчәләренә, поликлиникага, үзәк район хастаханәсенең котельнясына ремонт кирәк. Моны республика ярдәменнән башка эшли алмаячакбыз.
Гражданнарның тормыш дәрәҗәсен лаеклы итүдә халыкка социаль ярдәм чаралары бик мөһим. Узган елда 9909 кеше төрле социаль ярдәм алды, аларга 61,9 млн. сум акча бирелде. 6442 пенсионерга 740,7 млн. сумнан артык пенсия түләнде, пенсияләр бер елда 9 процентка үсеп, уртача 8575 сум тәшкил итте.
Икътисадый тотрыклылык, һәр гаиләнең иминлеге, уңайлы яшәү тирәлеге, район үсешенең төп юнәлешләре. Әмма бүгенге тормышта кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр шулай ук мөһим роль уйный. Монда инде мәдәният тармагының үсеше турында сөйләргә кирәк. Мәдәният милләтләр арасында ышанычлы элемтәне булдыра, шәхеснең рухи үсешен, әхлакъ нигезләрен, яшь буында туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләүне тәэмин итә. Мәдәният учреждениеләрендә 130 клуб оешмалары эшли, аларды 1273 кеше катнаша. Үткән елда барлыгы 9476 мәдәни чара үткәрелгән. Районда дәүләт, илкүләм, һөнәри бәйрәмнәр, кечкенә авыллар көннәре, учреждениеләрнең, коллективларның юбилейлары билгеләп үтелде. Үзешчән сәнгать коллективлары район, зона, республика конкурсларында һәм фестивальләрендә чыгыш ясап, призлы урыннар алдылар.
Үсеп килүче буыннарда сәламәт тормыш рәвеше тәрбияләүдә физкультура һәм спорт төп рольне уйный. Алар белән шөгыльләнү өчен заманча шартлар тудырылган бездә. Физкультура һәм спортның матди базасы 90 спорт корылмасы тәшкил итә. Аларның иң зурысы "Алинә" спорт залында 700 дән артык кеше бокс, каратэ, ирекле һәм милли көрәш, өстәл теннисы, гимнастика, волейбол, баскетбол, мини-футбол, бадминтон белән шөгыльләнә. Районның 13 авылында балалар спорт мәктәбе линиясе буенча спортның 4 төренә караган 45 төркем эшли, аларда 658 бала шөгыльләнә. Балалар иҗаты йортындагы 34 спорт түгәрәгендә 640 бала катнаша. Бүгенге көндә район халкының 35,8 проценты физкультура һәм спортны үз итә. Үткән елда төрле юнәлешләрдәге 170 тән артык чара оештырылды һәм үткәрелде, төрле дәрәҗәдәге ярышларда 184 призлы урын яуланды. Шулай ук 4 спорт мастеры кандидаты һәм төрле разрядлы 80 спортчы әзерләнде.
Шуны билгеләп үтәргә тиешмен: җәмгыятькә каршы юнәлдерелгән күренешләрне булдырмауда хокук саклау органнары хезмәткәрләренең казанышлары зурдан. Алар 2014 елда үз төркемнәрендә республика буенча өченче урынны алдылар.Районда оператив хәл үзенең тотрыклылыгы белән аерылып тора. Җинаятьләрнең 83,2 проценты ачылган (республикада әлеге күрсәткеч 52,5 процент тәшкил итә). Хокук бозуларны кисәтүнең гомуми дәүләт системасы эшчәнлеге тәэмин ителә. Кичке вакытта ирекле халык дружинасы әгъзалары белән берлектә офицерлар патруле эшли. Үз вакытында үткәрелгән кисәтү чаралары җинаятьләрнең кайбер төрләренең кимүенә китерде: вак хулиганлык 22,9 процентка, спиртлы эчемлекләр куллану һәм исерек килеш җәмәгать урынында күренү 21,9 процентка азайды. ЮХИДИ инспекторлары, полиция участок инспекторлары һәм ирекле халык дружинасы әгъзалары белән берлектә автомобиль транспорты чараларын законсыз алкогольле эчемлекләр әйләнешен ачыклау максаты белән тикшерү дә оештырылды.
Җирле бюджетның күпчелек өлеше дотацияләнү сәбәпле безнең өчен бик тә мөһим булган мәсьәләләрнең кайберләрен хәл итә алмыйбыз. Шуңа күрә җирле бюджетлар керемнәрен туплау 2014 елның өстенлекле һәм беренче урындагы бурычларының берсе булды. 2014 елда район бюджеты керемнәр буенча 654 млн. сум итеп үтәлде. Аларның 150,9 млн. сумы - үз керемнәребез. План 100 процент итеп үтәлде (9,8 млн. сум - салым булмаган керемнәр).
Бюджетның башка дәрәҗәләреннән кайтарылмый торган 493,3 млн.сум акча керде, бу район бюджеты керемнәренең 75,4 процентын тәшкил итә. Чыгымнар буенча бюджет 648,3 млн. сум итеп үтәлде, бу ачыкланган еллык планның 98,3 процентын тәшкил итә.
Хөрмәтле депутатлар, чакырылган кунаклар! 2015 елда да тотрыклы үсешкә, милли традицияләребезне саклау һәм ныгытуга омтылыш, җирле үзидарә органнары эшсәнлегенең өстенлекле юнәлеше булырга тиеш. Бу юнәлешләрдәге чаралар авыл хуҗалыгы тармакларын үстерүгә юнәлтелгән чаралар белән берлектә иң мөһим мәсьәләне хәл итүгә - район халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын эзлекле күтәрүгә этәргеч бирәчәк. Без республика, федераль һәм муниципаль максатчан программаларны, Татарстан Президентының 2015 елга Татарстан Дәүләт Советына юлламасында куелган мәсьәләләрне (алар арасында сәламәтлек саклауның сыйфатын һәм һәркем кулланырлык булуын тәэмин итү, яшьләрне һәм күп балалы гаиләләрне, балаларны яклау, мәгарифне модернизацияләү, яшьләрне тәрбияләү, инвалидлар өчен уңайлы тирәлек булдыру, әйләнә-тирә мохитне саклау, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын, кече бизнесны үстерү кебекләр бар) хәл итү буенча эшне дәвам итәчәкбез.
Районның социаль тармакларын һәм инфраструктурасын үстерү максатында социаль учреждениеләрне төзү, капиталь ремонтлау, авылларга каты түшәмәле килү юллары төзү, яңа су һәм газ үткәргечләр салу дәвам ителәчәк.
Безнең алда мондый бурычлар да бар: кышкы ягу сезонын уңышлы тәмамлау (бу 78 мәгариф учреждениесенә, 2 хастаханәгә, 3 амбулаториягә, 48 клуб һәм 36 китапханәгә кагыла; терелекләрне кышлату чорын җитештерү-икътисадый күрстикечләрне бер генә тармакта да киметмичә тәмамлау (4 комплекс, 18 иярчен ферма, 1 дуңгызчылык комплексы); "Хузангай" кооперативының җитештерү куәтен үстерү, аерым алганда көнбагыш маен рафинадлау һәм дезодорацияләү цехын эшләтеп җибәрү, кондитер эшләнмәләре цехын төзү һәм эшләтеп җибәрү; ит һәм сөт юнәлешле мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру; Хурада, Чуаш Борнае, Югары Колчурино, Иске Матак авыл җирлекләрендә 400 баш савым терлегенә исәпләнгән фермалар төзү; төп инвесторыбыз "КВ-Агро" белән тыгыз эшчәнлек алып бару. Иярчен фермаларда 200 әр баш савым асрау мәсьәләсен хәл итәсе бар. Бу безгә җитештерү егәрлекләрен үстерү, яңа эш урыннары булдыру, эшкә сәләтле халыкны авыл җирендә яшәтеп калу мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук яңа инвесторлар табарга, муниципаль дәрәҗәдәге "Алтын үзәнлек" сәнәгать мәйданчыгын ачу буенча эшне дәвам итәргә, әлеге мәйданчыкны резидентлар җәлеп итәрлек инфраструктуралы ясарга кирәк. Шулай ук бертуган Шәйхетдиновларга, Рәис Галиуллинга шәхси мәйданчыкларын үстерүдә булышырга тиешбез. Апак авылында кирпеч заводы төзү өчен инвестор белән күп мәсьәләләрне хәл итәсебез бар. Әлеге заводка инвестецияләр 1,5 млрд. сум тәшкил итәчәк.
2015 елда илебездә бик зур бәйрәмне Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Фронтка киткән 9197 якташыбызның 5192 се яу кырларында ятып калган. Ул куркыныч елларда һәр солдат Җиңү яуланганчы исән калу турында хыялланган.
Ил һәм республика җитәкчелеге сугыш һәм тыл ветераннары өчен лаклы яшәү шартлары тудыру максатында зур эш алып бара. Әйтергә кирпәк, ветераннарның күпчелег дәүләт ярдәмендә тормыш шартларын яхшыртты да инде. Безнең районда бу эш 344 ветеранга кагылды. Аларның 9 ы социаль ипотека буенча Казанда фатир сатып алды, 29 ветеранга районда яңа өйләр төзелде, 297 ветеран үзенә икенчел торак базарында торак сатып алды, аларның 76 сы торакны үз районыбызда сайлады. Хәзерге вакытта торак шартларын яхшырту өчен чиратта торучы сугыш ветераннары юк бездә.
Бөек Җиңүгә әзерлек кысаларында авылларда булган 28 обелискны һәм 11 һәйкәлне ремонтлауга зур игътибар бирелә. Район үзәгендә сквер төзелеп, тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл куелды. Базарлы Матакта якташларыбыз - Советлар Союзы Геройлары хөрмәтенә парк төзелеп килә, аны 9 май алдыннан ачырбыз дип торабыз. Әйтергә кирәк, барлык коллективлар да җиңү көненә әзерләнүгә үзләреннән өлеш кертәләр, моның өчен рәхмәт аларга.
Бүген районда 5 сугыш инвалиды, 14 сугышта катнашучы, 91 тол әби, 534 тыл хезмәтчәне яши. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында аларны оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар, мәктәп укучылары шефлыкка алды, ветераннарның сәламәтлеге, тормыш-көнкүреше турында кайгыртып, даими ярдәм итеп торалар.
Мәгариф учреждениеләрендә, мәдәният йортларында һәм клубларда ветераннарны чакырып очрашулар үткәрәләр. Вакыт туктаусыз үтеп тора. Кызганыч, әмма сугыш ветераннары - ул куркыныч еллар шаһитлары елдан-ел кими, шуңа күрә өлкәннәр белән яшьләр арасындагы элемтәне саклау аеруча мөһим. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, анда катнашучылар турында истәлекләр еллар үтү белән онытылмаска тиеш. Алдагы буыннар да илебез тарихы белән горурлансын.
2015 ел - җирле үзидарә органнарына депутатлар һәм Татарстан Президентын сайлау елы ул. Без бу сайлау кампаниясен уңышлы үткәрергә, сайлау участокларына килеп "Бердәм Россия" партиясе кандидатларын яклап тавыш бирергә тиешбез.
Район советы һәм башкарма комитеты исеменнән республика җитәкчелегенә, инвесторларга, районның депутатлар корпусына, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләренә безнең башлангычларыбызга һәрвакыт матди һәм рухи ярдәм күрсәткән, районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен рәхмәтемне белдерәм. Һәркемгә нык исәнлек, куелган бурычларны үтәүдә уңышлар телисем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев