Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мәдәният йорты ремонтлана

    Карга авылы мәдәният йорты бинасында капиталь ремонт башланды.

    Карга бик төзек авыл. Биредә мәктәп бинасы да яңа, мәчет зурдан кубып ремонтланды, кибетләре эшләп тора, урамнар тулы яңа төзек йортлар. Узган ел авылда 13 бала туды. Быел да инде 6 нарасый дөньяга аваз салган. Үлем-җитем исә быел бөтенләй юк. Яшьләре күп булган авылның мәдәният учагы гына сүлпән эшләде. Моның сәбәбе мәдәният йорты бинасының иске, тузган хәлдә булуы иде. Менә берничә көн элек әлеге бинага капиталь ремонт ясый башладылар. Аны район җитәкчелеге республиканың мәдәният йортлары төзү-ремонтлау программасына кертә алды. Ремонт өчен 4,5 миллион сум акча каралган. Клубны төзекләндерү эшләрен "Стройдорсервис" ҖЧҖ алып бара. Бинаның түбәсе металл черепицадан ясалды, стенасы сайдинг белән тышланды. Хәзер эчке ремонт эшләре бара.

    Сихтермә-Хузангайда Сабан туе
    2 июньдә, якшәмбе көнне, Сихтермә-Хузангай авылында Сабан туе була.
    Бәйрәм программасына "Хузангай" кооперативында язгы кыр эшләрендә хезмәт куйган алдынгыларны бүләкләү, спорт бәйгеләре, ат чабышлары, төрле уеннар, үзешчән сәнгать осталары концерты кертелә. Халыкка сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәт күрсәтәчәк. Бәйрәм Сихтермә-Хузангай урта мәктәбе каршында узачак. Хузангайлылар райондашларны, эшмәкәрләрне авыл Сабан туена чакыралар.

    Район данын якладылар
    Түбән Әлки урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы "Хәвефсез тәгәрмәч" республика конкурсында өч призлы урын яулады.
    Рәфәс Билалов җитәкчелегендәге әлеге команда район бәйгесендә беренчелекне алган иде. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары оешуның 40 еллыгына багышланган быелгы республика бәйгесе исә
    Яр Чаллы шәһәрендә узды. Һәрвакыттагыча, безнең яшь инспекторлар анда үзләренең осталыгын һәм яхшы әзерлеген күрсәттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: