Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мәктәбебезгә ярдәм итик

13 июньдә Татарстанда "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе старт алды.

Әлеге акция республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды.Акция башлану белән якташыбыз, "Форсат" ҖЧҖ (Казан шәһ.) җитәкчесе Рәшит Сәмигуллин Алпар урта мәктәбе спорт залын капиталь ремонтлауны үз өстенә алырга ышандырды. Җитәкчеләребез, депутатларыбыз, гомумән, бөтен район халкы "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясенә кушылыр, үзләре белем алган мәктәпләренә булдыра алганча булышлык күрсәтер дип ышанырга кирәк.

Иң яхшы табиб - безнеке
Түбән Әлки фельдшер-акушерлык пункты мөдире Илмир Шәмсетдинов "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика бәйгесенең "Ел медицина хезмәткәре" номинациясе җиңүчесе булды.
Инде 21 ел халык сәламәтлеге сагында торучы Илмир Габделхак улы түбәнәлкилеләр арасында гына түгел, бөтен район күләмендә абруй казанган табиб. Аны үз эшен яхшы белүе, кешеләргә игътибарлы булуы өчен ихтирам итәләр. Илмир Шәмсетдинов спорт, тренерлык эше белән дә шөгыльләнә, ул милли көрәш буенча беренче разрядка ия.

Яшелчә дә, терлек тә үстерәләр
Район мәктәпләре быел барысы 47,7 гектарда бәрәңге, 6 гектарда суган, 3,3 гектарда кишер, 2,5 гектарда кызыл чөгендер, 4 гектарда кәбестә, шулай ук яшел тәмләткечләр, борыч, ташкабак һ.б. утырттылар.
Моннан тыш мәктәпләрнең ярдәмче участокларында 41 баш мөгезле эре терлек, 69 баш дуңгыз, 45 куян, 93 умарта гаиләсе, 122 сарык асрала. Шулай ук 695 чеби, 120 үрдәк, 150 каз бәбкәсе үстерәләр. Хлебодаровка, Татар Борнае, Иске Матак, Әхмәт мәктәпләрендә мәктәп яны участокларында эш аеруча әйбәт оештырылган. Мәктәп коллективлары яфрак азык, дару үләннәре хәзерләү белән дә мәшгуль. Бакчалардан уңышны җыеп алгач, мәктәпләр 11 меңнән артык банка яшелчә һәм җиләк-җимеш консервларга җыеналар.

Тиздән икенче смена башлана
"Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагеренда беренче сменада 50 бала ял итә.
Яшел урман кочагында урнашкан лагерьда тәҗрибәле педагоглар балалар белән кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрәләр, экскурсияләргә йөриләр. 28 июньнән "Яшь имәннәр"дә икенче смена башлана. Анда да бик күп кызыклы чаралар планлаштырыла. Болгарга сәяхәткә баруны да күздә тоталар. Лагерьда 4 смена оештырылып, барысы 220 бала ял итәр дип көтелә.

Матбугатка язылу төгәлләнә
Елның икенче яртысы өчен үзәк басмаларга язылу инде төгәлләнде.
Район газетасына һәм республика газета-журналларына бүген һәм иртәгә әле язылырга була. Ниндидер сәбәпләр белән матбугатка язылырга өлгермәгән булсагыз, почта бүлекчәсенә ашыгыгыз.

Ике бәби
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай дөньяга килде.

Республика чемпионаты бездә уза
28-30 июнь көннәрендә безнең районда туризм буенча инвалидларның республика чемпионаты үткәрелә.
Ул "Яшь имәннәр" лагере янындагы Сабантуй мәйданында узачак. Ярышларга республиканың күп районнарыннан командалар килүе көтелә. Бездән 6 кешелек команда әзерләнә, аның капитаны Илшат Нуретдинов. Хөкемдарлар да безнекеләр, аларны Альберт Сираҗев җитәкли. Ә 30 июньдә чемпионатта катнашучылар өчен Сабантуй оештырыла. Төрле уеннар, ярышлар өстенә анда катнашучыларны атаклы Әлки пылавы көтә, аны Илшат Фәхриев пешерәчәк. Район инвалидлар оешмасы барлык инвалидларны Сабантуйга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Школа