Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мәңге сакланучы документлар

Туган як тарихын йөрәнүчеләр архивта сакланучы колхоз-совхоз документларына еш мөрәҗәгать итәләр. Район архивында хәзерге вакытта 23849 берәмлек документ саклана, аларның 17344 е җирле үзидарә органнары, оешма-учреждениеләр эшчәнлегенә кагыла. Ә менә район үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең шәхси документлары бик аз. Гаиләдә сакланган мондый документларны район архивы бик теләп кабул итә...


Туган як тарихын йөрәнүчеләр архивта сакланучы колхоз-совхоз документларына еш мөрәҗәгать итәләр.

Район архивында хәзерге вакытта 23849 берәмлек документ саклана, аларның 17344 е җирле үзидарә органнары, оешма-учреждениеләр эшчәнлегенә кагыла. Ә менә район үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең шәхси документлары бик аз. Гаиләдә сакланган мондый документларны район архивы бик теләп кабул итә һәм аларны саклау өчен тиешле шартлар тудыруны үз өстенә ала.

Биредә район территориясендә эшләгән, әмма юкка чыгарылган предприятие-оешмаларга кагылышлы 6456 документ саклана. Әлкилеләр мөрәҗәгатьләренә җавап бирергә туры килгәндә, аларның гел кирәге чыгып тора (үткән елда архив хезмәткәрләре шундый 1129 җавап әзерләгәннәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев