Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында зур концерт күрсәттеләр (ФОТО)

"Сударушка" вокаль ансамбле һәм мәдәният хезмәткәрләре Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында зур концерт күрсәттеләр. Концерт алдыннан Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Рәйсә Хәбибуллина әлеге берлекнең эшчәнлеге хакында сөйләде, өлкәннәрнең тормышы, хәл-әхвәлләре турында сорашты. "Сударушка" ансамбле чыгышлары биредә тәрбияләнүчеләрнең күңеленә бик хуш килде. Алар башкаруындагы дәртле һәм моңлы җырларны алкышларга күмделәр....

"Сударушка" вокаль ансамбле һәм мәдәният хезмәткәрләре Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында зур концерт күрсәттеләр.

Концерт алдыннан Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Рәйсә Хәбибуллина әлеге берлекнең эшчәнлеге хакында сөйләде, өлкәннәрнең тормышы, хәл-әхвәлләре турында сорашты. "Сударушка" ансамбле чыгышлары биредә тәрбияләнүчеләрнең күңеленә бик хуш килде. Алар башкаруындагы дәртле һәм моңлы җырларны алкышларга күмделәр. Любовь Борисованың биюләрен, Ленар Гыймаев башкарган татарча җырларны да ошаттылар. Мондый очрашуларны өлкәннәр һәм инвалидлар көтеп ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев