Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә әлкилеләр ярдәме белән ярминкә оештырылды

Узган якшәмбедә Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә әлкилеләр ярдәме белән оештырылган көзге ярминкә алдагыларыннан күпкә җанлырак узды. "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары, "Хузангай" кооперативы вәкилләре ярминкәгә нигездә кала халкы сораган авыл товарларын төяп барганнар иде. Шуңа безнекеләр сәүдә иткән рәтләрдә сату-алу иртә сәгатьтән үк кызу барды. Авылларыбызда эшләүче эшмәкәрләр дә ярминкәдә үз нокталарын...

Узган якшәмбедә Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә әлкилеләр ярдәме белән оештырылган көзге ярминкә алдагыларыннан күпкә җанлырак узды.
"Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары, "Хузангай" кооперативы вәкилләре ярминкәгә нигездә кала халкы сораган авыл товарларын төяп барганнар иде. Шуңа безнекеләр сәүдә иткән рәтләрдә сату-алу иртә сәгатьтән үк кызу барды. Авылларыбызда эшләүче эшмәкәрләр дә ярминкәдә үз нокталарын булдырып сәүдә иттеләр. Авыл сөтен, терлек һәм кош итләрен, яшелчәне, бөртек һәм фуражны шәһәр халкы күпләп сатып алды. Районыбыз сәүдә рәтләрендә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов булып, безнекеләр оештырган ярминкәне уңай бәяләде, тәкъдимнәрен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев