Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мөхтәсибебез Мәүлид бәйрәмендә катнашты

Ут күршеләребез Болгарда узган якшәмбедә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан Мәүлид бәйрәме үтте. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Рәсәй мөфтиләре, бик күп кунаклар катнашты. Әлеге бәйрәм шулай зурлап Россия күләмендә беренче тапкыр үткәрелде. Мәүлид бәйрәме Болгардагы яңа төзелгән Ак мәчеттә булды. Мәчет имамы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов Коръән укып тантананы...

Ут күршеләребез Болгарда узган якшәмбедә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан Мәүлид бәйрәме үтте.


Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Рәсәй мөфтиләре, бик күп кунаклар катнашты. Әлеге бәйрәм шулай зурлап Россия күләмендә беренче тапкыр үткәрелде. Мәүлид бәйрәме Болгардагы яңа төзелгән Ак мәчеттә булды. Мәчет имамы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов Коръән укып тантананы ачып җибәрде. Кунакларны котлау һәм сәламләү сүзе белән Рөстәм Миңнеханов чыкты. Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар җирендә милли, мәдәни мирасыбызны торгызу юнәлешендә гаять зур эшләр башкарылуын ассызыклады. Россия мөселманнарының Үзәк диния идарәсе башлыгы Тәлгать Таҗетдин Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көнен үткәрү тантанасында республика җитәкчеләре дә катнашудан бик канәгать булуын әйтте. Тантанада катнашучыларга "Мәүлид китабы" таратылды. Ахырдан намаз укылды. Бәйрәм тәмамлануга урамда фейерверклар ат ылды. Кунаклар Мәүлид бәйрәмен. ел саен шулай зурлап үткәрергә дип килеште. Олы тантанада районыбыз имам-мөхтәсибе хаҗи Ислам хәзрәт Шәйхетдинов та катнашты. Мәүлид ай буе дәвам итәчәк.

Каникулны файдалы үткәрделәр
"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә исәптә торучы гаиләләр балалары белән "Мәрхәмәтле каникуллар" дигән акция үткәрделәр.

"Сез беләсезмә?" дигән викторинада катнашып, малайлар һәм кызлар төрле илләрдә Яңа елны каршылау традицияләре турында белделәр, төрле конкурс һәм уеннарда көч сынаштылар.
Үзәктә шулай ук балалар арасында шашка турниры, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чара үткәрелде. Ә "Колос" кинотеатрында балалар мультфильмнар карадылар, соңыннан алар турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев