Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Надия белән Мәүлиянең аяклары бөтенләй йөри алмый башлаганга да 27 ел инде

-Язмышка үпкәбез юк, Алла сакласын,-диләр алар. -Нишлисең, бездән авыррак хәлдәгеләр дә бар бит. Үзләрен хәрәкәтсез калдырган, тормыштагы бик күп нәрсәләрдән мәхрүм иткән рәхимсез чирне Ходай тарафыннан җибәрелгән сынау дип кабул итә Надия белән Мәүлия. Күпме сөйләшеп утырып, алардан без ялгыш та бер зарлану, сыкрану сүзе ишетмәдек. Киресенчә, бу йорттан җан...

-Язмышка үпкәбез юк, Алла сакласын,-диләр алар. -Нишлисең, бездән авыррак хәлдәгеләр дә бар бит.
Үзләрен хәрәкәтсез калдырган, тормыштагы бик күп нәрсәләрдән мәхрүм иткән рәхимсез чирне Ходай тарафыннан җибәрелгән сынау дип кабул итә Надия белән Мәүлия. Күпме сөйләшеп утырып, алардан без ялгыш та бер зарлану, сыкрану сүзе ишетмәдек. Киресенчә, бу йорттан җан тынычлыгы, күңел җылысы алып чыктык.
Медицина ярдәм итә алмаган…
Тәкъдирдә кемгә нинди сынау язылганны берәү дә алдан белми шул. Назыйф абый белән Гөлзәминә апа Камалиевлар да (урыннары оҗмахта булсын) дөньяга килгән һәр сабыйларын якты өметләр, шатлык белән көтеп алганнардыр. 1955 елда аларның иң беренче балалары Гөлфирә туа, аңардан соң икешәр яшь ара белән Надия, Мәүлия дөньяга аваз салалар. Яшьтәшләре белән бер тирәдә тәпи баскан, матур гына үсеп киткән кызларының өчесе дә миопатия дигән авыр чиргә дучар буласын кем уйлаган ул чагында?!
Кызлар яшьләре җиткәч Әхмәт мәктәбенә укырга керәләр, аннары Чуаш Кичүенә йөреп укыйлар әле. Әмма башлангыч сыйныфлардан соң авыру инде үзен белгертә башлый: балаларга йөрү авырлаша, кул-аяклары хәлсезләнә бара.
Әти-әниләре, билгеле, газиз балаларын савыктыру теләге белән хастаханә юлларын күп таптыйлар. Нинди генә табибларга күрсәтмиләр, күрәзәчеләргә, халык дәвачыларына да йөртәләр. Әмма медицина бу чир алдында көчсез булып чыга. Ярый әле кечерәк балалары Мөдәппир белән Әлфинур сау-сәламәт булып туа. Алар икесе дә гаилә кора, балалар үстерә, туган авыллары Әхмәттә менә дигән итеп көн күреп яталар.
-Миопатия - күпчелек очракта нәселдән килә торган авыру ул,-ди Чуаш Кичүе авыл җирлегенең гомумпрактика табибы Радик Вәлиев. -Әлеге чир нәтиҗәсендә нерв очлары корып юкка чыга. Ә бу исә мускулларның зәгыйфьләнүенә, эшләү сәләтен югалтуына китерә. Авыруны башлангыч чорында дәваласаң, аның үсешен туктатырга да була. Бүгенге медицина миопатия белән чирләүче инвалидларның социаль активлыгын, хәтта эшләү сәләтен сакларга мөмкинлек бирә. Әмма 60-70 елларда андый нәтиҗәле дәвалау чаралары булмый шул әле.
Медицина ярдәм итә алмаса да, кызлар бирешмәскә тырышалар. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлыйлар, йорт эшләрендә булышалар.
Гөлфирә белән Мәүлия Үзбәкстандагы туганнары янына китеп, тегү фабрикасына эшкә урнашалар. Тик мәкерле чир чигенергә уйламый да шул: ул көннән-көн хәрәкәтләрне ныграк тышаулый. Һәм кызлар авылга әйләнеп кайтырга мәҗбүр булалар.
Ә тегүче һөнәрен үзләштерүләре бик тә ярап куя. Алар бер дә эшсез тормыйлар: кул машинасы белән тегү тегәләр. Күлмәктер, чалбардыр тектерү гозере белән авыл халкы өзелми алар өеннән.
Әмма озакламый гаиләгә зур кайгы килә. Бөтен барлыгы белән яшәргә омтылган Гөлфирәне чир бөтенләй аяктан ега. Һәм кыз 29 яшендә вафат була.
«Ислам офыкларыбызны киңәйтте»
Надия белән Мәүлиянең аяклары бөтенләй йөри алмый башлаганга да 27 ел инде. Алар гел утырып торалар. Үзләре урынга ята алсалар да, кеше ярдәменнән башка торып утыра алмыйлар. Кул хәрәкәтләре дә елдан-ел авырлаша бара.
Аягы-кулы эшләгән, теләгәнчә хәрәкәтләнә, җаны теләгән җиргә бара алган кешегә үзен бер генә көнгә булса да шундый хәлгә куеп каравы да читен. Көннәр, айлар, еллар буена дүрт стена арасында утыр, иң гади хәрәкәтләрне ясау да зур авырлык белән бирелсен әле…
-Яшьрәк чагыбызда язмышыбызга үпкәләү дә, "Ни өчен нәкъ менә безгә соң мондый кырыс сынау?" дип кыенсыну, елаулар да булды инде, билгеле,-дип сөйли Надия. -Әмма хәзер тормышка, дөньяга карашыбыз нык үзгәрде. Ислам дине безнең рухи дөньябызны шулай үзгәртеп корды, офыкларыбызны киңәйтеп җибәрде.
Әниләре Гөлзәминә апа вафатыннан соң Надия белән Мәүлия бөтен ихласлары белән дингә бирелгәннәр. Алар ислам кушканнарның барын да төгәл үтәргә тырышалар. Коръән укыйлар, биш вакыт намазны калдырмыйлар (намазны утырган килеш, күп вакыт яткан хәлдә дә укырга туры килә, билгеле).
Берничә ел элек алар республика матбугатыннан гомеопат (аз-азлап, даими кабул ителә торган дарулар белән дәвалау медицинасы) ысулы белән дәвалану хакында укып белгәннәр һәм әлеге практика белән шөгыльләнүче табиб Наил Мөхәммәдов белән очрашуга ирешкәннәр. Хәзер өч-дүрт айга бер мәртәбә Казанга аның янына дәвалау, консультация алырга йөриләр. Файдасын күрәбез, диләр.
Надия белән Мәүлияда без күңел төшенкелегенең әсәрен дә сизмәдек. Алар сәясәттән дә, әдәбият-сәнгатьтән дә хәбәрдар. Мөлаем, сабыр, тынычлар. Алар белән сөйләшеп утыру үзе бер рәхәт.
-Безнең күңелсезләнергә, боегырга вакытыбыз да юк. Моңсулансак, кулга Коръән алабыз. Ә дога-хәдисләр күңелдәге хәвеф-борчуларга бик тиз шифа бирә,-диләр.
Газеталар укыйлар, телевизор карау белән артык мавыкмыйлар, әмма республика, ил яңалыклары белән даими танышып баралар икән. Кул эшләре белән дә утыралар. Мәүлия әле дә икесенә дә күлмәкләрне электр машинасында үзе тегә икән.
-Без үз хәлебезгә шөкер итеп торабыз. Ходайга рәхмәт, күзләребез күрә, колакларыбыз ишетә,-ди алар. -Урамга чыгып йөри алмасак та, өй тәрәзәсеннән, ә Казанга барганда-кайтканда машинадан дөньяны күзәтә, табигать белән хозурлана алабыз. Ә дөнья нинди матур! Кышын тирә-юнь аклыкка күмелә, көзләрдә агач-куаклар алтынсу-кызыл төсләргә киенә. Безнең өй каршында кечерәк кенә күл бар. Шунда һәр язда челән килә. Йорт казлары бәбкә үстерә. Боларны күрә алу, гомумән, дөньяда яшәү үзе зур бәхет бит.
Урыннары гел түрдә
Надия белән Мәүлия төп йортта энесе Мөдәппир белән киленнәре Рәйсә тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшиләр. Энеләре берничә ел элек зур таш йорт салып чыкканнар. Ул өйнең иркенлеген, матурлыгын-затлылыгын күрсәң! Ә иң түрдәге, зур-зур ике тәрәзәсе урамга карап торган җылы һәм ямьле бүлмә - Надия белән Мәүлиянеке.
Мәрхәмәтлелекләре өчен Мөдәппир белән Рәйсәне бөтен авыл хөрмәт итә. Алар апалары өчен аһ итеп торалар. Теләгән вакытларында Казанга дәвага алып баралар, атна саен диярлек мунчада юындыралар, җаннары теләгән ризыкларны әзерлиләр. Иртән торгач та, эштән әбәткә кайткач та Рәйсә иң башта апалары янына ашыга, аларның хәлен белешә. Сеңелләре Әлфинур да гел ярдәм итеп тора. Күршеләре дә бик игелекле.
-Юхмачы хастаханәсенең теш табибы Әнәс Сафинга да рәхмәтләр әйтәсебез килә,-диләр Надия белән Мәүлия. -Тешләребез авырта башласа, телефоннан хәбәр генә бирәбез. Һава торышына да карамый, эшем тыгыз дими, машинасы белән минутында килеп җитә. Шулкадәр оста суыра тешне, авырту түгел, сизми дә каласың.
Безне бик җылы, ачык кабул итсәләр дә, Надия белән Мәүлия фотога төшәргә генә ризалашмадылар.. Ә район газетасын даими укып баралар икән.
Ихлас һәм дустанә мохитле, кунакчыл бу өйдән без уңай энергия алып, яшәү көчебез артып киттек. Көчле рухлы, олы йөрәкле кешеләрне язмышның нинди авыр сынаулары да сындыра алмый икән шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев