Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Наркотик таратучылар юкмы?

Федераль наркоконтроль хезмәте "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" акциясе үткәрә.

Наркотик матдәләр куллану һәм сату очраклары хакында белсәгез, бу турыда кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала. Үзегезнең исемегезне атарга теләмисез икән, аноним шылтыратулар да кабул ителә. Бу көннәрдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли. Наркотиклар кулланган өчен профилактик исәптә торучы кешеләр, имин булмаган гаиләләр аерым күзәтүгә алына.

Сөт саткан өчен субсидия
Сөт җитештереп сатучы крестьян-фермер хуҗалыкларына ноябрь ае һәм 4нче квартал өчен субсидия түләнә башлый.
Әлеге субсидиягә исәп тотучы сөт җитештерүчеләр (КФХ) 3 декабрьгә кадәр тиешле документларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә китереп тапшырырга тиешләр.

Котыру чире билгеләре табылган
"Кызыл Шәрык-Агро"ның Югары Әлморзадагы маллар симертү мәйданчыгында бозауларда котыру чире билгеләре табылган.
Әлеге авыл янындагы маллар симертү мәйданчыгында 345 баш тугызар һәм унар айлык үгезләр асрала. Шундагы ике бозауның үз-үзләрен тотышлары сәер булганга, район ветеринария службасы белгечләре чакырыла. Мал табиблары әлеге ике бозауда котыру чире билгеләре булуын ачыклап, терлекләрнең материалын Казан лабораториясенә җибәрәләр. Ике чирле терлек мәйданчыктан алына, калганнарына котыру чиренә каршы вакцина ясала.

Көзге боз корбаны
Борискино авылы янындагы зур булмаган күлдән батып үлгән ир-атның гәүдәсен табып алганнар.
Шул авылдагы өендә ялгыз яшәүче 43 яшьлек Леонид Колесников балык тотарга яраткан. Күрәсең, ул күл кырыен каплаган нечкә бозга артык ышанган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев