Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Нәүрүз килә!

23 мартта Базарлы Матакта "Колос" кинотеатры каршында "Нәүрүз" театральләштерелгән тамашасы була.

Бу көнне шулай ук бәйрәм ярминкәсе дә оештырыла, анда авыл хуҗалыгы продукциясе, терлек азыгы сатылачак. Бәйрәмгә һәм ярминкәгә рәхим итегез!

Буаларны ташудан саклыйк
Бу көннәрдә райондагы буаларга игътибар артты.
Язгы ташудан зыян күрмәсеннәр өчен буалардагы суны киметеп кую зарур. Гомумән, язгы чорда буа капкалары ачык торырга тиеш. Шулай ук буаларга таба юлларны ачып куярга кирәк. Һәр сулык өчен җаваплы кешеләр беркетеп, анда кизү тору оештыру, суның артуын контрольдә тоту зарур. Дөрес, быел кар күп түгел. Әмма көчле яңгырлар явып суның кинәт арту ихтималы бар. Шуңа да уяулыкны киметергә ярамый.

Бәяләр артканчы язылып куегыз
Бу елның икенче яртысы өчен 1666 гаилә газета-журналларга алдан язылып куйган.
Киләсе яртыеллыкка вакытлы матбугатка язылу бәяләренең артасы инде мәгълүм, чөнки почта хезмәтләре өчен бәяләр үсәчәк. "Татмедиа" ААҖ газета-журналларына исә вакытыннан алда - 1 апрельгә кадәр - элекке бәяләрдән язылып калырга була. Күпләр бу мөмкинлектән файдаланган инде. Шул исәптән 850 әбүнәче район газетасына язылып куйган. "Әлки хәбәрләре"нә элекке бәядән - 260 сум 58 тиеннән (оешмалар өчен 270 сум 60 тиен) язылырга була.

Укытучылардан матди ярдәм
Республикабызның тарих һәм мәдәният ядкәрләрен торгызу фондына район педагоглары даими рәвештә үзләреннән өлеш кертеп торалар.
Соңгы тапкыр "Яңарыш" фондына укытучылар 44500 сум акча күчергәннәр.
Явыз адәм тарафыннан җәберләнгән кыз балага - Алабуга шәһәренең 4 нче гимназиясе укучысына ярдәм кулы сузганнар педагоглар - аның гаиләсенә 52 мең сум күләмендә акча җибәргәннәр. Бу сумма аларга кызларын дәвалау һәм тернәкләндерүдә ярдәм булсын иде, диләр укытучылар.

Үлем белән кайда сату итәләр
18-29 март көннәрендә "Үлем белән кайда сату итәләр - хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы акция үткәрелә.
Акциянең төп максаты - халык белән эшне активлаштыру, наркотиклар белән бәйле җинаятьләр кылыну ихтималы хакында мәгълүматлар алу. Наркотик матдәләр куллану, тарату, сату фактлары хакында беләсез яисә ишетәсез икән, (8-84342)-5-27-31 ышаныч телефонына яисә 02 телефоны буенча район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала. Шылтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә.

Өчкә арттык
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай бер кыз дөньяга килде.

22 март - бушлай юридик ярдәм көне
22 мартта бөтен ил күләмендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырыла.
Бу көнне "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге базасында - район хакимияте бинасының 3 нче катында (Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 54) 8.00-12.00 сәгатьләрдә - нотариус, 13.00-16.00 сәгатьләрдә юрист кабул итәчәк. Кабул итүдә шулай ук район прокуроры урынбасары һәм адвокат катнашачак. 22 мартка кадәр 21-6-99 телефоны буенча шылтыратып, кабул итүгә язылырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Навруз