Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Нәүрүз килә!

23 мартта Базарлы Матакта "Колос" кинотеатры каршында "Нәүрүз" театральләштерелгән тамашасы була.

Бу көнне шулай ук бәйрәм ярминкәсе дә оештырыла, анда авыл хуҗалыгы продукциясе, терлек азыгы сатылачак. Бәйрәмгә һәм ярминкәгә рәхим итегез!

Бер яз, бер көз хезмәт итәсе…
1 апрельдә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана.
Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев әйтүенчә, бу чакырылышта районыбыздан 40 ир-егет армиягә алынырга тиеш. Хәзергә армиядә хезмәт итү срогы үзгәрешсез - 1 ел. 1-5 апрельдә медицина комиссияләре армиягә алынасы егетләрнең сәламәтлеген тикшерәчәк. Безнең егетләр илебезнең барлык төбәкләрендә - Ерак Көнчыгышта, Хабаровск, Мурманск өлкәләрендә, Калининградта, Себердә, Үзәк Россиядә, Кара диңгез флотында хезмәт итәчәкләр. Призывникларның беренче төркеме хәрби частьларга 20 апрель тирәсендә китәр дип көтелә. Ә язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Эшсезләр арткан
Район халык мәшгульлеге үзәгендә бүген эшсез буларак 180 кеше исәптә тора
Быелның 1 гыйнварына эшсезләр саны 160 булган, бу райондагы икътисадый актив халыкның 1,6 проценты дигән сүз. Ә 1 мартка районда эшсезләр хезмәткә сәләтле кешеләрнең 1,8 процентын тәшкил итә. Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә дәүләт ярдәме сорап 291 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 95 е эш эзләүче буларак теркәлгән, 87 кешегә эшсез буларак акчалата пособие билгеләнгән. 14 кешегә даими эш урыны булдырылган. Хәзер районда 11 эш урыны вакансияле булып кала (медицина хезмәткәрләре һәм ветеринар табиблар).

Өлкәннәр музейны бик ошатты
Пенсионерлар С.М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядән бик бай тәэсирләр алдылар.
Экскурсияне Россия пенсионерлар берлегенең район бүлеге оештырды. Районыбыз тарихы, күренекле якташларыбыз турындагы бай материалларны өлкәннәр зур кызыксыну белән карады. Музейда экспонатларның күплегенә аларның исләре китте. Космонавтика бүлеге кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Скафандрларны, космоста булып кайткан бүтән әйберләрне үз күзләре белән күрү өлкәннәрне бик тәэсирләндерде. Пенсионерлар музейның тәкъдимнәр кенәгәсендә үзләренең җылы фикерләрен яздылар.

Үлем белән кайда сату итәләр?
18-29 март көннәрендә "Үлем белән кайда сату итәләр - хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы акция үткәрелә.
Акциянең төп максаты - халык белән эшне активлаштыру, наркотиклар белән бәйле җинаятьләр кылыну ихтималы хакында мәгълүматлар алу. Наркотик матдәләр куллану, тарату, сату фактлары хакында беләсез яисә ишетәсез икән, (8-84342)-5-27-31 ышаныч телефонына яисә 02 телефоны буенча район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала. Шылтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә.

Ясалма орлыкландыру отышлы
Районның 21 авыл җирлегендә шәхси хуҗалыктагы сыерларны ясалма орлыкландыру хезмәте күрсәтелә.
Районда шәхси хуҗалыкларда бүген 2947 баш сыер асрала. Әмма әлегә шуларның 334 е генә каплатылган. Һәр хуҗаның көтү чыкканчы сыерын бозаулатасы килә. Моның өчен хәзер каплатуның иң кулай вакыты. Бер баш сыерны ясалма орлыкландыру бәясе нибары 350 сум. Беренче тапкырдан сыер буазланмаса, икенче орлыкландыру бушлай эшләнә. Шунысы да бар, ясалма орлыкландырудан туган бозаулар зур була, әйбәт ашый, тиз үсә. Ташбилге, Иске Матак, Яңа Үргәгар, Иске Камка, Кошки, Карга авыл җирлекләрендә терлекләрне ясалма орлыкландыру хезмәтеннән халык актив файдалана.

Хоккейны бергәләп карыйлар
"Колос" кинотеатры каршында хоккей сөючеләр клубы оешты.
Зур экранда уеннарның турыдан-туры трансляциясен бергәләшеп карау, фикер алышу бик күңелле икән бит - клубка йөрүчеләр саны арту шуны күрсәтә. Шимбә көнне 17.00 сәгатьтә Гагарин кубогына ярышларның чираттагысы - үзебезнең "Ак Барс" белән Чиләбедән "Трактор" командалары матчы булачак. "Колос" кинотеатры хоккей сөючеләрне үзенә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Навруз