Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Саклык банкының Базарлы Матак бүлегендә электрон чират эшли

Саклык банкының Базарлы Матак бүлегендә хәзер электрон чират эшли. Банкта бик күп төрле түләүләр, бүтән акча операцияләре башкарыла. Билгеле, кассалар янында еш кына зур чиратлар барлыкка килә. Ә хәзер чиратыңны басып көтеп торасы юк. Ә бит озаклап басып тору өлкәннәр, авырулар өчен бигрәк тә авыр иде. Банкта хәзер шәһәрдәге сыман...

Саклык банкының Базарлы Матак бүлегендә хәзер электрон чират эшли.

Банкта бик күп төрле түләүләр, бүтән акча операцияләре башкарыла. Билгеле, кассалар янында еш кына зур чиратлар барлыкка килә. Ә хәзер чиратыңны басып көтеп торасы юк. Ә бит озаклап басып тору өлкәннәр, авырулар өчен бигрәк тә авыр иде. Банкта хәзер шәһәрдәге сыман электрон чират кертелде. Халык төрле акча операцияләре залына керүгә нинди түләү (яисә акча алу) башкарасы турында автомат кнопкасына баса. Аннан чыккан чекны алып, урындыкка барып утыра. Чиратың җиткәч тавыш көчәйткеч аша кулыңдагы чек номеры белән кайсы кассага киләсен хәбәр итәләр. Банк хезмәткәрләре әйтүенчә, халык бу яңалыкны ошаткан һәм тиз үзләштергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев