Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Миңа армияда ошый

Мөгаен улларын армиягә озатканда Алпарда яшәүче Ришат белән Суфия Хисамовлар Илшатлары язмышын берничә елга хәрби хезмәт белән бәйләр дип һич уйламаганнардыр. Илшат үзе дә алдагы тормышына андый планнар кормаган булгандыр. Илшат мөстәкыйль тормышны бик иртә сайлый - тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга китә. Аны да әйбәт кенә...

Мөгаен улларын армиягә озатканда Алпарда яшәүче Ришат белән Суфия Хисамовлар Илшатлары язмышын берничә елга хәрби хезмәт белән бәйләр дип һич уйламаганнардыр. Илшат үзе дә алдагы тормышына андый планнар кормаган булгандыр.

Илшат мөстәкыйль тормышны бик иртә сайлый - тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга китә. Аны да әйбәт кенә бетереп чыга ул. Анда инде хәрби бурычны үтәү яше дә килеп җиткән була.

-Армия хезмәтен әллә ни еракта түгел. Свердловск өлкәсендә үтә башладым. Анда Елань дигән хәрби шәһәрчек бар. Дөрес, элегрәк хезмәт иткән егетләрдән бу урын турында тискәре фикерләр дә ишеткәләнәг идем.

Әмма, яшәгән җиребез урман-сазлыклар белән әйләндереп алынган булса да, командирлар һәм солдатлар арасында мөнәсәбәтләр әйбәт, беркем дә үзен "бабай", яшьләрне "малай" дип санамый иде,-дип сөйләде Илшат армиядәге хәлләре турында.

Мото-укчы җир гаскәрләрендә ярты ел йөртүче-механик белгечлеген үзләштерә яшь солдат. Тырыша, барысын да аңларга, булачак "эш урынын" - БМП-2 машинасын әйбәтләп өйрәнә.

-Кабинасында кысанрак булса да, миңа бу машина бик охшый, чөнки ул көчле, теләсә нинди юлда да йөри ала, елгаларны, сазлыкларны белми дә.-дип мактап куя Илшат "тимер атын".

Булдыклы егетне командирлары да тиз күреп ала: әти-әнисенә шундый акыллы уллары өчен рәхмәт хатын юллыйлар, ә Илшатның үзенә бер ел белән генә чикләнмичә, контракт төзеп, алга таба да хезмәт итү турында уйла дип киңәш бирәләр.

-Озак уйламадым анысы. Элек тә башка андый фикерләр килгәли иде. Хезмәтем дә ошады, переспективалар да әйбәт. Аннары авылга кайтып әллә эш табасың, әллә юк. Ә монда кызыгырлык тәкъдим. Тәвәккәлләдем инде. Һәм бер дә үкенмим- беренче срок беткәч, тагын 3 елга контрактка кул куярга исәп, -дип планнары белән уртаклаша Илшат.

Бүген аның көндәлек режимы мондыйрак: иртәнге алтыда хезмәт урынына бара ул, аннары үзенең БМСы белән өйрәнүләрдә катнаша. Өйрәнүләр бик еш була икән, солдатларны атарга өйрәтәләр. Кич белән фатирына кайта (контрактчы буларак, ул казармада түгел, шәһәрдә фатирда яши). Югары хезмәт хакы, ял көннәре, 35 көнлек чираттагы ял…

-Әле менә әти-әни янында ял иттем, аларга булыштым, өйгә ремонт ясадык. Бу атнада китәм инде,-ди Илшат.

-Сагынмыйсыңмы соң-?-дип кылын тартып карыйм егетнең.

-Сагынып утырырга вакыт юк, хезмәтем кызыклы, иптәшләр әйбәт. Менә 5-6 ел хезмәт итим әле, аннары фатир алу өчен сертификат бирәчәкләр, шунда кабат уйлармын,-дип киләчәккә план корып куя егет. Аннара сер итеп кенә сөеклесе барын, кызның аны көтәргә риза булуын да әйтеп куя. Яшьлек бит, мәхәббәтсез, сөю-сөелүсез ничек яшәмәк кирәк!

Якташлар да бар икән Илшат хезмәт иткән шәһәрчектә. Алпар егете Гатауллин Илнар Казанда хәрби училище тәмамлагач Еланьда офицер булып хезмәт итә башлый. Хәзер инде якташыбыз капитан икән. Туган якларын бик сагынганда авылдашлар очрашып сөйләшәләр, Алпарны, анда калган туганнарын искә төшерәләр.

-Армия турында белер-белмәс тискәре сүзләр сөйлиләр кайчак. Миңа ошый, чөнки бездә тәртип, солдат турында кайгырту бар. Мин үзен-үзе кая куярга белмәгән егетләргә хәрби хезмәтне сайлагыз дип киңәш итәр идем. Чөнки өстенлекләр күп, акчасы да җитәрлек, шартлар да әйбәт,- диде Илшат.

…Бүген инде ул бездән еракта, үз частендә. Мөгаен, көчле БМПсын походка әзерлидер, өйрәнүләрдә катнашадыр. Исән-сау хезмәт итсен. Илебезнең, һәрберебезнең иминлеген саклауга үз өлешен кертә бит Илшатыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев