Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы халкының салкын су һәм урамнарны яктырту буенча әҗәтләре 1,5 миллион сумнан артып киткән

Район халкының салкын су һәм урамнарны яктырту буенча әҗәтләре 1,5 миллион сумнан артып киткән. Бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, салкын су өчен озак вакыт түләми килүчеләр арасында иң зур бурычларны Базарлы Матакның күпфатирлы өйләрендә яшәүчеләр "җыйган". Аларның әҗәте 429412 сум тәшкил итә. Авыл җирлекләре буенча да бурычлар биш урынлы...

Район халкының салкын су һәм урамнарны яктырту буенча әҗәтләре 1,5 миллион сумнан артып киткән.

Бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, салкын су өчен озак вакыт түләми килүчеләр арасында иң зур бурычларны Базарлы Матакның күпфатирлы өйләрендә яшәүчеләр "җыйган". Аларның әҗәте 429412 сум тәшкил итә. Авыл җирлекләре буенча да бурычлар биш урынлы саннар белән исәпләнә: Базарлы Матак җирлегендә 70215 сум, салманлыларның бурычы 17519 сум, Чуаш Кичүендә 16077 сум бурыч "эленеп" тора. Шул ук вакытта 21 авыл җирлеге арасында халкының бер тиен дә бурычы булмаганнар - Кошки һәм Иске Алпарда яшәүчеләр.

фото www.x-team.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев