Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Татьяна Андреева үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте

Арабызда озын гомерле әби-бабайлар күп икән, димәк, тормышыбыз әйбәт, көнкүреш шартлары җайлы, өлкәннәребез дә кадер-хөрмәттә яши дигән сүз. Ә аларның гомер юлы исә яшьләр өчен үрнәк тә, гыйбрәт тә. Әле генә балалары һәм оныклары белән бергәләп үзенең 90 яшьлеген үткәргән Татьяна Васильевна Андреева безнең якларга 1946 елда укытучы итеп җибәрелгән...

Арабызда озын гомерле әби-бабайлар күп икән, димәк, тормышыбыз әйбәт, көнкүреш шартлары җайлы, өлкәннәребез дә кадер-хөрмәттә яши дигән сүз. Ә аларның гомер юлы исә яшьләр өчен үрнәк тә, гыйбрәт тә.
Әле генә балалары һәм оныклары белән бергәләп үзенең 90 яшьлеген үткәргән Татьяна Васильевна Андреева безнең якларга 1946 елда укытучы итеп җибәрелгән була. Ул үзе элеккеге Куйбышев өлкәсеннән. Мөгаен, күрмәгән-ишетмәгән якларга беренче тапкыр аяк басканда яшь кыз бөтенләйгә монда калырмын дип уйламагандыр да. Әмма аның хезмәт кенәгәсендәге язу бердәнбер булып калган.
-Әнкәй гомер буе кечкенә балалар укытты. Уйлап карасаң, безнең авылда укырга-язарга безнең әнидән өйрәнмәгән кеше дә юктыр,-ди юбилярның кызы Людмила Ивановна.
Тормыш иптәше Иван Андреевич Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше, орденнар белән бүләкләнгән батыр сугышчы була. Туган авылына ул 1947 елда гына кайтып җитә. Һәм билгеле инде, егетнең күзе авылдагы яңа кешегә - укытучы Татьянага төшми калмый. Шулай яшь гаилә барлыкка килә.
-Ирем бик әйбәт кеше иде, аның белән бергәләп бәхетле озын гомер кичердек. Ике улыбызны, кызыбыз Люданы үстердек. Оныкларга да сөенеп өлгерде ул. Әмма ул җиде ел элек вафат булды,-дип көрсенеп куйды Татьяна Васильевна.
-Әнкәй үз эшенә бөтен барлыгын багышлады. Көндез дәресләр, аннары төрле җыелышлар, укучылар белән аерым шөгыльләнү. Ә кичләрен өем-өем дәфтәр тикшерә иде ул. Дөресен генә әйткәндә, безгә вакыты да калмый иде. Әмма чын кешегә хас сыйфатларны күңелебезгә сеңдерә белде,-ди Людмила Ивановна.
Туксан яшен тутырса да, Татьяна Васильевна иркен, зур өендә үзе генә яши әле. Суы, газы кергән өйдә гомер итүне җайлы саный ул. Кече якта мич тә чыгартып куйган, тансыкка гына икмәк пешерә икән. Йортында тавык-казлары да бар.
-Татьяна Васильевна авылыбыз өчен бик тә кирәкле кеше ул. Тирә-күршеләре белән аралашып тора, дуслары да күп. Алай гынамы, әле авырып киткән әбиләрне дә карап тора!-дип сокланып һәм яратып үз сүзен әйтеп куйды авыл җирлеге советы секретаре Елена Ензаева.
Юбилей - шатлыклы вакыйга. Ә инде 90 яшь тулу - бигрәк тә сөенеч. Чуаш Борнаенда гомер итеп, шундагы мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыткан Татьяна Васильевна Андреева исеменә Россия Президенты Владимир Путиннан да Котлау хаты килгән. Аны һәм район башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесе котлауларын юбилярга аларның урынбасарлары Рәшит Билалов белән Мария Платонова җиткерде. Билгеле инде, алар Татьяна Васильевнага сәламәт булып, 100 яшькәчә җитүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев