Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Корткычлар белән ничек көрәшергә, көнкүрештә агулы матдәләрдән ничек котылырга

Көнкүрештә химия продукциясен аз кулланмыйбыз. Беренче чиратта безнең аның нәтиҗәлелеге һәм уңайлыгы кызыксындыра. Бакчадагы корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы химик препаратлар шулай ук еш һәм киң кулланыла. Тик менә сәламәтлек өчен куркынычсызлык мәсьәләсе генә соңгы планда кала. Корткычлар белән ничек көрәшергә, көнкүрештә агулы матдәләрдән ничек котылырга. Бу турыда безгә...

Көнкүрештә химия продукциясен аз кулланмыйбыз. Беренче чиратта безнең аның нәтиҗәлелеге һәм уңайлыгы кызыксындыра. Бакчадагы корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы химик препаратлар шулай ук еш һәм киң кулланыла. Тик менә сәламәтлек өчен куркынычсызлык мәсьәләсе генә соңгы планда кала.


Корткычлар белән ничек көрәшергә, көнкүрештә агулы матдәләрдән ничек котылырга. Бу турыда безгә "Россельхознадзор"ның җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Лилия Әүхәдиева сөйләде:

-Алардан башка да булмый, алар белән дә кыен. Нишләргә соң? Нәрсәгә игътибар итәргә?

-Базарда һәм сәүдә нокталарында химикатлар сатып алганда сатучылардан препаратны куллану шартын (инструкциясен) сорау зарур. Ләкин агулы матдәләр бер дә кушылмаган химикатлар да, минераль ашламалар да юк. Аларны кулланганда саклык белән эш итү - безнең бурычыбыз.

-Нинди саклык чаралары кулланырга кирәк?

-Бәрәңге бакчасын колорадо коңгызына каршы химикатлар белән эшкәрткәндә махсус кием (резин итек, перчатка, күзлекләр), респиратор (РУ-80, РПТ-87 маркалы) кию шарт. Шулай ук агулау барышында тән ачык калырга тиеш түгел. Химикатлардан бушаган савытны теләсә кайда ташларга ярамый. Бәрәңгене агулаганда аркага асыла торган савыт-сиптергечләр куллану урынлы. Сиптергеч торбаны үзеңнән 1,5-2 метр ераклыкта тоту шарт. Шәхси хуҗалыкларда теләсә кайдан, шикле урыннардан агулы химикатлар сатып алу катгый рәвештә тыела. Химикатлар белән эшләгәннән соң борынны, авызны кер сабыны белән юу мәҗбүри. Ә киемне содалы суда юарга кирәк. Бәрәңге бакчасын җилсез вакытта иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә эшкәртү шарт. Химикатларны су белән кушканда куллану инструкциясендә әйтелгәнчә болгатыгыз.

фото kemclub.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев