Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Карамалы авылы клубына өстәл теннисы алырга сертификат тапшырды

Сабантуй бәйрәмендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре - район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Карамалы авылы клубына өстәл теннисы алырга сертификат тапшырды. Мәгълүм булганча, 2014 илебездә Мәдәният елы дип игълан ителде. Шул уңайдан "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге авыл клубларына зур бүләк ясый - спорт инвентарьлары тапшыра. Клублар бит үзенә күрә...

Сабантуй бәйрәмендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре - район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Карамалы авылы клубына өстәл теннисы алырга сертификат тапшырды.
Мәгълүм булганча, 2014 илебездә Мәдәният елы дип игълан ителде. Шул уңайдан "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге авыл клубларына зур бүләк ясый - спорт инвентарьлары тапшыра. Клублар бит үзенә күрә авылның мәдәни үзәге булып тора. Бирегә халык күңел ачарга гына түгел, аралашырга, проблемаларны уртага салып хәл итәргә дип тә җыела.
Фердинат Дәүләтшин кулыннан бүләк сертификатын кабул итеп алган Карамалы клубы директоры Рамил Хәсәншин сөенечен яшермәде:
-Бөтен авыл халкы өчен зур бүләк бу,-ди ул.-Бездә олысы да, кечесе дә клубка йөрергә бик ярата, төрле кичәләр, концертлар да оештырып торабыз. Спорт җиһазлары да кирәксенә идек. Клубыбыз һәр көнне ачык була - теләге булган яшьләр дә, олылар да теннис уйнарга килә алачак. Бу уенга өйрәтү өчен тренер да табарга дип торабыз. Авыл клублары, авыл халкы турында кайгыртуы өчен "Бердәм Россия" партиясенә рәхмәттән кала сүз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев