Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы батырларга бай булды

Әлкинең Сабантуй батырларын, тирә-юньгә таралган көрәшче егетләрен оныту мөмкин түгел. Карамалы авылында көрәшче Абдул абый бар иде, Иске Чаллыда Сәлим абый Гайсин, Китәнчедә Әфтах абый Кәшапов, Түбән Биктимердә Әсрар Галиев… Болар чын татарча, күкрәккә алып, чиста салып көрәшкән егетләр. Абдул батыр легендар көрәшче була. Аны үз бәрәңге бакчасын ат сукасына...

Әлкинең Сабантуй батырларын, тирә-юньгә таралган көрәшче егетләрен оныту мөмкин түгел. Карамалы авылында көрәшче Абдул абый бар иде, Иске Чаллыда Сәлим абый Гайсин, Китәнчедә Әфтах абый Кәшапов, Түбән Биктимердә Әсрар Галиев… Болар чын татарча, күкрәккә алып, чиста салып көрәшкән егетләр.

Абдул батыр легендар көрәшче була. Аны үз бәрәңге бакчасын ат сукасына җигелеп сөрә торган булган дип сөйлиләр иде. Авылда ферма салалар, баганаларын утыртканнар, кайчыларын куярга кирәк. Ярдәмгә Абдул абыйны чакыралар. Ул килә дә утыртылган баганаларын барысын да тартып чыгара. Эш эшләгәч, җиренә җиткереп эшләргә кирәк, терлекләр өстенә ишелерлек булмасын, ди, өр-яңадан багана базларын казырга керешә, берүзе күтәреп баганаларны утырта. Ә икенче елга Сабантуй. Анда миңа яшь Әсрар батырга каршы көрәшергә туры килә, ди.


Әлки халкы түземсезлек белән Сабан туен көтте. Әсрар абый белән Абдул абый бер-берсен яхшы белә иделәр, ләкин бер-беренең билләренә сөлге салганнары булмаган. Ул заманда көрәшчеләр 15 әр кеше белән бил алыша иделәр. Хәзер генә ул өч кеше белән көрәшеп тә батыр исеме аласың. Менә Сабан туе көне җитте. Халык яшь Әсрар батыр белән карт Абдул батырның көрәшүен көтте. Ике батыр бер-берсен кулларын биреп сәламләделәр. Кулларына сөлге алып, ипләп кенә билләренә салдылар. Әсрар батыр яшь, җитез иде. Ул Абдул батырны ардырды. Үзенә генә хас алым белән өлкән көрәшчене күтәреп алды да Абдул батырны яшел чирәмгә китереп салды. Мәйдан хәйран калды. Әсрар батырны һавага чөйделәр.

Аларга бүләк тапшырдылар. Батырга тәкә дә бирделәр. Әсрар абыем тәкәнең ярты өлешен Абдул абыйга бүләк итеп бирде. Алар гомерләре буе дус булып яшәделәр.

Бу батырлар турында язуымның сәбәбе бар. Түбән Кама шәһәрендә 20 ел инде данлыклы көрәшче Данил Галиев исемендәге турнир үткәрәбез. Шунда Әлкидән бер көрәшченең дә катнашмавына йөрәк әрни. Гомергә спортны яраткан Әлки халкына уңышлар телим, Әлки көрәшчеләрен әлеге турнирда күрергә өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев