Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Йомычка плитәләр кертү тыела

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр иткәнчә, Украина республикасында "Кроно-Украина" ҖЧҖ җитештергән агач-йомычка плитәләрдә кеше организмы өчен бик зарарлы булган формальдегид кулланылган. Әлеге матдә куркынычлылыгы буенча II класска кертелә, күзәнәкләр өчен агу һәм канцероген булып тора, кешенең репродуктив органнарына, сулыш юлларына, күзләргә, тән тиресенә...

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр иткәнчә, Украина республикасында "Кроно-Украина" ҖЧҖ җитештергән агач-йомычка плитәләрдә кеше организмы өчен бик зарарлы булган формальдегид кулланылган. Әлеге матдә куркынычлылыгы буенча II класска кертелә, күзәнәкләр өчен агу һәм канцероген булып тора, кешенең репродуктив органнарына, сулыш юлларына, күзләргә, тән тиресенә һәм үзәк нерв системасына бик зур зыян китерә.
Өстә әйтелгәннәрне исәпкә алып, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт агымдагы елның 13 октябреннән "Кроно-Украина" җәмгыяте җитештергән плитәләрне Россия территориясенә кертүне тыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев