Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 83 яшьлек Ольга Пимурзинаның язмышына да үзенең канлы эзен салып үтә репрессия машинасы

    Репрессия корбаннарын искә алу көненең елның нәкъ менә шушы - иң караңгы, "елак", моңсу чорына туры килүенең дә тирән бер эчке мәгънәсе бар төсле. Илебез тарихына фаҗигале һәм хурлыклы сәхифә булып кереп калган репрессия елларында бер гөнаһсыз күпме кешеләр төрмәләргә ташлана, сөргеннәргә озатыла, атып үтерелә, коточкыч газап һәм җәзаларга дучар...

    Репрессия корбаннарын искә алу көненең елның нәкъ менә шушы - иң караңгы, "елак", моңсу чорына туры килүенең дә тирән бер эчке мәгънәсе бар төсле. Илебез тарихына фаҗигале һәм хурлыклы сәхифә булып кереп калган репрессия елларында бер гөнаһсыз күпме кешеләр төрмәләргә ташлана, сөргеннәргә озатыла, атып үтерелә, коточкыч газап һәм җәзаларга дучар ителә. Никадәр гаиләләр еллар буе билгесезлектә, хәсрәт һәм курку эчендә яши…
    Иске Сихтермә авылында туып-үскән, бүген Базарлы Матакта гомер итүче 83 яшьлек Ольга Пимурзинаның язмышына да үзенең канлы эзен салып үтә репрессия машинасы.
    -Ятимлектә, хәерчелектә, кадерсезлектә узган балачагымны искә алсам, бүген дә күзләремә яшь тула,-дип сөйли Ольга Максимовна. -Биш яшемдә әнисез калдым. Ул бичаракаем алтынчы баласын тапканда вафат булды. Нарасые да үзеннән соң озак тормады. Без, эреле-ваклы биш бала, әтиебез карамагында калдык.
    Әтиләре Максим Казанков Бөек Ватан сугышы елларында Иске Сихтермә авыл советы секретаре булып эшли. Күрәсең, заманына күрә укымышлы, грамоталы кеше булгандыр. "Әтинең язуы бик матур иде",-дип искә ала Ольга Максимовна. Бу гаилә дә, авылның башка кешеләре кебек үк, фәкыйрьлектә көн итә.
    1943 елның маенда исә өйгә олы бәла килә - әтиләрен кулга алалар.
    -Без йокыдан торганда әти юк иде инде. Аны безне уятып саубуллашырга да ирек бирмичә, төнлә алып киткәннәр. Ә иртән бер төркем кеше килеп өйдә тентү ясадылар. Әти белән әнинең бергә төшкән соңгы фотосурәтенә кадәр стенадан кубарып алып киттеләр…
    Әтиләрен ник кулга алганнар, ул нинди җинаять кылуда гаепләнә - ул хакта балаларга әйтеп-аңлатып торучы булмый. Бу вакытта олы абыйлары турында фронттан кайгы кәгазе алган гына булалар әле - ул Казанда эшләгән җиреннән сугышка алынып, шунда һәлак була. Тагын бер абыйлары ФЗӨ да, апалары Аксубайда педучилищеда укый. Өйдә 12 яшьлек Оля белән аңардан ике яшькә кечерәк энесе Вася икәүдән-икәү калалар.
    Шул елны апалары Вера педучилищены тәмамлап кайта, аны Иске Матак мәктәбенә эшкә билгелиләр. Укытучы кыз энесе белән сеңелесен алып шул авылга күченә. Биредә алар бик авыр шартларда яшиләр. Өскә ишелергә торган иске өй, ачлык, ялангачлык… Кияргә киемнәре булмаганлыктан, ике бала ел буе мәктәпкә дә йөри алмый. Ахырда укытучылар һәм авыл җитәкчелеге киңәшеп Васяны ятимнәр йортына озаталар.
    -Шуннан энем белән аралар өзелде. Аның белән хәбәрләшә дә, кайда икәнлеген белешә дә алмадык. Газиз туганыбызны югалтуыбызга бүгенгәчә йөрәгем әрни,-ди Ольга Максимовна.
    Бераздан апасы Вера да хәрби кешегә кияүгә чыгып читкә китә. Оля бөтенләй ялгыз кала. Ул Иске Сихтермәдәге өйләренә кайтып берүзе яши. Иваново шәһәрендәге туганнарына да китеп карый, әмма, авыл кешесенә ул чакта бернинди документ та бирелмәгәнлектән, ни эшкә, ни укырга урнаша алмый.
    Ярый әле читкә киткән апасы белән җизнәсе районга әйләнеп кайталар. Хәрби фельдшер булып хезмәт иткән җизнәсе Сергей Желтухинны район сәламәтлек саклау бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Аның ярдәме белән Ольга өч айлык медицина курсларында укып кайта һәм санитария-эпидемиология станциясендә вакцинатор булып эшли башлый. Ул лаеклы ялга чыкканчы әлеге оешмада хезмәт куя. Базарлы Матак егете Геннадий Пимурзинга кияүгә чыгып, бик матур гомер кичерәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр.
    Тормышлар җайланып бер эзгә төшә, гаилә, эш мәшәкатьләре белән бер-бер артлы еллар үтә. Әмма әтисенең аянычлы язмышы өчен әрнү хисе күңеленнән китми.
    -Без әтинең гаепле булуына беркайчан да ышанмадык,-ди Ольга Максимовна. -Авыл халкы белән бер үк шартларда яшәгән, көнне-төнгә ялгап хезмәт иткән кеше нинди халык дошманы булсын ди. Әтиебезнең ялган әләк корбаны булуын сизенсәк тә, ул чакта аны яклап берни эшли алмый идек шул. Бу фаҗига безнең гаилә тормышын пыран-заран китерде. Әти репрессиягә эләкмәгән булса, безнең балачак, үсмер елларыбыз андый михнәтле булмас иде, энебез дә үзебез белән үскән булыр иде. Әтинең бит бик тә безне укытасы килә иде. Апаны педучилищега урнаштырды, ә мине табиблыкка укытам дия иде. Ни аяныч, аның бу хыяллары тормышка ашмады шул.
    Илдә хәбәрдарлык җилләре исә башлагач, Ольга Максимовнаның әтисенең тоткынлыктагы язмышы ачыкланасына, намуслы исеменең кире кайтасына ышанычы арта.
    -Бер елны район газетасында репрессиягә эләгеп исемнәре акланган әлкилеләрнең исемлеге бастырыла башлады. Мин түземсезләнеп һәм дулкынланып әтием турындагы хәбәрне көттем. Әтинең исеме, аның аклануы хакында язылган газета килгәч, сөенечемнән нишләргә белмәдем, кечкенә генә ул хәбәрне кат-кат укыдым, -ди Ольга Пимурзина.
    Озакламый аның исеменә Татарстан хөкүмәте каршындагы "Хәтер китабы" редакциясеннән менә мондый хат килеп төшә:
    «Сезнең әтиегез, 1890 елда Иске Сихтермә авылында туган һәм шунда яшәгән, авыл советы башкарма комитеты секретаре булып эшләгән Казанков Максим Антипович 1943 елның 11 маенда кулга алынган. 1943 елның 20 декабрендә ТАССР Югары Судының Суд Коллегиясе тарафыннан 58-10 нчы маддәнең 2 нче бүлеге буенча, "Совет властена яла яккан өчен" хөкем ителгән. Хөкем карары: 8 елга ирегеннән мәхрүм итү, 3 елга хокукларын чикләү. 1944 елның 4 апрелендә Казан пересыльный пунктында үлгән.
    1995 елның 27 октябрендә РФ Законы буенча реабилитацияләнгән. Аның исеме Татарстан Республикасының сәяси репрессияләр корбаннары Хәтер китабында мәңгеләштерелде (6 нчы том, 256 нчы бит)».
    Ольга Максимовнага әтисенең исеме язылган Хәтер китабын да бүләк итәләр. Соры төстәге әлеге китапны ул кадерләп саклый, әледән-әле алып, саклык белән генә битләрен ача. Әйтерсең лә гомере буе күңелендә җыелган сагыну, юксыну, әрнү хисләрен ул шулай әтисенә җиткермәкче була…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: