Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Олимпиада объектларында эшлиләр

"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең 7 кешелек бетончылар бригадасы 4 гыйнварда Сочи шәһәренә эшкә китте.

Мастер Илнар Хәлиуллин җитәкләгән төзүчеләребез Кышкы Олимпиада объектларын төзеп бетерүгә үз өлешләрен кертәчәкләр.

Иҗтимагый совет утырышы
9 гыйнварда район Иҗтимагый советының яңа составының беренче утырышы булды.
Иҗтимагый совет район хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы 15 кешене берләштерә. Советның рәисе итеп район Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галләмов сайланды. Утырышта Иҗтимагый совет турындагы положение һәм советның эш регламенты расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев