Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Республикабыз Премьер-министры Илдар Халиковтан да котлау телеграммасы

" Хөрмәтле әлкилеләр! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу бәйрәм Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык һәм хезмәт үрнәкләре күрсәткән, илебезнең бәйсезлеген саклап калган күпмилләтле халкыбыз бердәмлеген гәүдәләндерә. Канкойгыч сугыш еллары бездән ерагая барса да, аның әһәмияте торган саен арта...

" Хөрмәтле әлкилеләр! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлык һәм хезмәт үрнәкләре күрсәткән, илебезнең бәйсезлеген саклап калган күпмилләтле халкыбыз бердәмлеген гәүдәләндерә. Канкойгыч сугыш еллары бездән ерагая барса да, аның әһәмияте торган саен арта гына бара. Соңгы көннәрдә дөньяны шаулаткан сәяси вакыйгалар да үткән сугыш сабакларын искә төшерергә мәҗбүр итте. Кешелек дөньясы, халкыбыз бу сабакларны беркайчан да онытмас, Бөек Җиңүнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен, иминлек һәм азатлык идеалларын таптарга юл куймас дип ышанам. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, җаваплы эшләрегездә зур уңышлар, йортыгызга бәрәкәт, гаиләгезгә татулык һәм иминлек телим.

Дөньялар тыныч, күкләр аяз булсын!" дигән сүзләр бар котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев