Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Пенсияләр артачак

1 февральдән хезмәт пенсияләре 6,5 процентка, ә 1 апрельдән 2 процентка артачак. Районда хезмәт пенсияләре алучы 5716 кешенең акчалары өстәләчәк дигән сүз. Февраль индексациясеннән соң уртача пенсия күләме 10 мең 500 сум тәшкил итәчәк. 1 апрельдән социаль пенсияләрнең дә 17,6 процентка артуы көтелә. Соңгысы бездәге 673 кешегә кагыла. Августта эшләүче...

1 февральдән хезмәт пенсияләре 6,5 процентка, ә 1 апрельдән 2 процентка артачак.


Районда хезмәт пенсияләре алучы 5716 кешенең акчалары өстәләчәк дигән сүз. Февраль индексациясеннән соң уртача пенсия күләме 10 мең 500 сум тәшкил итәчәк. 1 апрельдән социаль пенсияләрнең дә 17,6 процентка артуы көтелә. Соңгысы бездәге 673 кешегә кагыла. Августта эшләүче пенсионерларныкы яңадан исәпләнәчәк.
Айлык акчалата түләүләр исә 1 апрельдән 5 процентка "үсәчәк" (2894 әлкиле өчен). Шәхси эшмәкәрләр өчен дә яңалык бар. Аларга пенсия һәм медицина иминияте кертемен быел 20727 сум түлисе. Ә моңа кадәр ул 35664 сум иде.

Фото buy-dom.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев