Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Президент ышандырганнар үтәлә

    Иске Камка авыл җирлеге өч авылны үз эченә ала. Иске Камка, Яңа Камка, Карамалы авылларында бүген 490 кеше яши. Узган ел биредә 4 бала дөньяга килгән, ә 14 кеше бакыйлыкка күчкән.

    Халык биредә бик хәлле яши. Шәхси хуҗалыкларда җиңел машиналар саны гына да 110 га җитә, шулай ук 11 йөк машинасы, 2 комбайн, 34 трактор бар. Терлекне дә күпләп асрыйлар: биредә 228 баш мөгезле эре терлек, 159 савым сыеры, 20 ат, 918 сарык исәптә.
    Халыктан сөт җыю шактый уңышлы оештырылган. Иске Камка авыл җирлеге шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча районда беренче урыннарны алып тора.
    -Авылда хәзер сөт сату отышлы тармакка әйләнде. Узган ел, әйтик, 460 мең килограмм сөт сатып, җирлек халкы 4 миллион 646 мең сум акча эшләп алды. Уртача һәр сыерга бүлеп исәпләгәндә 2900 килограмм сөт тапшырылган дигән сүз,-дип сөйләде утырышта авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров.
    Өч авылдан сөт җыюны ике кеше башкара икән. Ринас Кәримов һәм Рафис Гатауллин бу хезмәтне җиренә җиткереп үтиләр, кар, яңгыр дип тормыйлар, һәр көнне эшкә керешәләр. Халык та алардан канәгать. Иске Камкадан Наҗия Хафизова (11268 кг), Карамалыдан Гөлчәчәк Сафиуллина (8508 кг), Наҗия Низаметдинова (7825 кг) иң күп сатучылар икән.
    Соңгы елларда хөкүмәтебез шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүнең тагын бер юлына - гаилә фермалары төзүгә зур игътибар бирә. Бу эшкә алынучыларга зур финанс ярдәме күрсәтелә. Әлеге программага нигезләнеп, Иске Камка авылында Әдһәм Вахитов гаилә фермасы ачып җибәргән. Әлегә аның 11 баш мөгезле эре терлеге, 30 баш сарыгы бар. Әмма бу чик түгел, терлекләр санын ул елдан-ел арттырырга уйлый.
    -Әдһәм шикелле тырыш, җирдә эшләргә яратучы кешеләр аз түгел бит бездә. Әйдәгез, тәвәккәлләп гаилә фермалары төзик,-дип мөрәҗәгать итте халыкка авыл җирлеге башлыгы.
    Җирле халыкны эшле итүдә "КШ-Агро" җәмгыятенең дә өлеше зур. Анда бүген 54 кеше хезмәт куя, аларның уртача айлык эш хакы 12520 сум тәшкил итә икән.
    "Чиста су" программасы нигезендә авыл җирлегендә шактый эш башкарылган. Соңгы елларда Карамалы авылында, су торбаларының нык искергән булуы сәбәпле, трассада аварияләр әледән әле булгалап торган. Шуңа су трассасын яңартуны бу авылдан башлаганнар. Смета документларын тиз арада эшләп чыгалар, һәм Казан шәһәреннән "Жилбытсервис" ҖЧҖ узган елның 16 июлендә су линияләрен алыштыруга да керешә. 15 сентябрьгә Карамалыда 3900 метр яңа торбалар салына, 9 янгын гидранты куела.
    Алга таба Иске Камка авылының барлык урамнарына да яңа су линияләре сузарга, 2 башняны яңаларына алыштырырга ниятлиләр.
    2012 елның 19 октябре җирлек халкы, бигрәк тә карамалылылар өчен бик истәлекле көн булды. Бу көнне Карамалы авылы уртасына кадәр салынган асфальт юлны ачу тантанасы булды, анда республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шушы форсаттан файдаланып, Фәргать Әкбәров Президентка Карамалы авылында фельдшер-акушерлык пункты белән бергә яңа мәдәният йорты төзү, мәктәпкә капиталь ремонт ясау, Иске Камка авылының үзәк урамнарын асфальтлау турында гозер белән мөрәҗәгать иткән иде. Рөстәм Нургалиевич бу мәсьәләләрне хәл итәргә ышандырды. Әлеге объектларның кайберләре быел инде салына да башлар дип өметләнәләр.
    Авыл халкы җитәкчеләргә үзләрен борчыган сорауларны да бирде.
    Сорау. Һава торышының төрле чагы була, юлда транспорт көтүчеләр өчен ышыклану урыны куйдырып булмасмы?
    Җавап (Фәргать Әкбәров). Юлда павильон ясату турында "Алексеевскдорстрой" ААҖ директоры Фоат Вәлиевка мөрәҗәгать белән чыккан идек. Алга таба бу мәсьәлә хәл ителер.
    Сорау. Иске Камкада сыерларны ясалма орлыкландыру мөмкинлеге бармы?
    Җавап (Фәргать Әкбәров). Бу эшне махсус кеше башкара. Ул Риназ Җиһаншин, аңа кирәк вакытта мөрәҗәгать итә аласыз. Бәясе беренче юлы 350 сум, икенче тапкыр зарурлык булса - бушлай.
    Сорау. Авылыбызда цифрлы телевидение кайчан эшли башлар?
    Җавап (Николай Юзупов - РУЭС баш инженеры). Әгәр 25 кеше моңа теләк белдереп безгә гариза бирсә, сез цифрлы телевидениедән файдалана алачаксыз.
    Сорау. Иске Камкада балалар бакчасы юк. Аны ачып булмасмы?
    Җавап (Фәргать Әкбәров). Балаларын бакчага йөртергә теләүче ата-аналар гариза язып тапшырсыннар. Ким дигәндә 6 бала җыелса, бакчаны ачу мөмкинлеге бар.
    Сорау. Инвалид коляскасы алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Аны күпме вакыттан яңасына алыштырып була?
    Җавап (Альмира Ибәтова - социаль яклау бүлеге начальнигы), Индивидуаль реабилитация программасына язылган кешеләргә генә инвалид коляскасы бирелә. Ул 4 елга бер тапкыр яңасына алыштырыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: