Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район байрагы космоста булды

Сергей Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее үзенең беренче юбилеена әзерләнә - 25 августта музей ачылганга 10 ел тула. Музей диркторы Йосыф Зарипов әйтүенчә, бу датага чаклы берничә залда экспозицияләр яңартылачак, Татарстан Милли-музее, Мәдәният министрлыгы, район җитәкчелеге һәм, әлбәттә, әлкилеләр ярдәме белән гаиләләр шәҗәрәләренә, Базарлы Матак тарихына багышланган экспозицияләр ясала,...

Сергей Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее үзенең беренче юбилеена әзерләнә - 25 августта музей ачылганга 10 ел тула.

Музей диркторы Йосыф Зарипов әйтүенчә, бу датага чаклы берничә залда экспозицияләр яңартылачак, Татарстан Милли-музее, Мәдәният министрлыгы, район җитәкчелеге һәм, әлбәттә, әлкилеләр ярдәме белән гаиләләр шәҗәрәләренә, Базарлы Матак тарихына багышланган экспозицияләр ясала, район территориясендәге курганнар һәм шәһәрлекләр турында мәгълүмат туплана. Директор районның иң кызыклы урыннары аша туристлык маршруты төзеләсен хәбәр итте.

Үткән елда музейда 5 меңләп кеше булган. Быел бу сан тагын да артыр дип көтелә. Әлки районы байрагы Америка космик ракетасында галәмдә булып кайтты, аны апрельдә музейга куячаклар. Бу да музейга килүчеләр санын арттырыр, билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев