Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район башлыгы котлады

1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне кайнар котлады.

"Кышкы салкыннарны җиңеп, табигатьтә яз тантана итә, күңелләрдә дә язгы күтәренкелек. Бу көннәрдә авыл халкы яңа өметләр белән яши. Механизаторларыбыз булачак уңышка нигез салып, иген кырларында таң белән төнне ялгап хезмәт куя. Язның бер генә көнен дә, сәгатен дә бушка уздырырга ярамаган, чын мәгънәсендә "кайнар" дип атарлык вакыт җитте. Моны һәркем аңлый: без авылларыбызны тәртипкә китерәбез, агачлар утыртабыз, бакчаларда үсентеләр утырту, чәчү белән шөгыльләнәбез. 1 Майны юкка гына Хезмәт бәйрәме дип атамыйбыз шул. Бәйрәм котлы булсын, тырыш хезмәтебез мул уңыш китерсен, ил-көндә тынычлык, иминлек хөкем итсен, хөрмәтле райондашлар",-диелгән әлеге котлауда.

Парламент дәресләре үткәрелде
Базарлы Матак урта мәктәбендә Парламент дәресләре 22 апрельдә үткәрелде.
Ул Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының дәүләт символларына һәм Әлки муниципаль районының байрагы белән гимнына багышланды. Парламент дәресләрен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Римма Зайцева үткәрде. Ул укучыларга илебезнең, республиканың герблары, байраклары һәм гимннары турында сөйләде, аларның тарихыбыз белән тыгыз бәйләнештә булуын әйтеп үтте. Укучылар район гербының һәм байрагының тасвирламасы белән таныштылар, алардагы һәр төснең мәгънәсен ачыкладылар. Парламент дәресләрендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин катнашты.

Бәйрәм югары дәрәҗәдә узар
9 Май - Җиңү бәйрәмен каршылау һәм югары дәрәҗәдә билгеләп үтү максатыннан үз эченә төрле чараларны алган план төзелде.
Бәйрәмгә әзерлек алып барыла да инде: авылларда Бөек Ватан сугышы солдатлары хөрмәтенә куелган һәйкәл һәм обелисклар яңартыла, парк-бакчалар тәртипкә китерелде, җирле үзидарә җитәкчеләре ветераннар, тыл хезмәтчәннәре янында булып, аларның ихтыяҗларын ачыклыйлар, ә үзешчәннәр, мәктәп укучылары концерт программасы әзерлиләр. Ирләре сугышта һәлак булган әбиләр, дәһшәтле елларда тылда фидакарь хезмәт куйган ветераннар өчен күчтәнәчләр дә әзерләп куячаклар.
Ә район үзәгендә, традицияне бозмыйча, зур митинг үткәреләчәк. Азат итүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салу, ветераннарны олылау, зур концерт, башка күңел ачу чаралары халкыбызның иң кадерле бәйрәме булган Бөек Җиңү көнен һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп уздырырга ярдәм итәчәк.

Афәрин, муниципаль хезмәткәрләр!
Үткән атнада муниципаль район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре район мәдәният йорты сәхнәсендә зур концерт күрсәттеләр.
"Талантлар чыңы" үзешчәннәр фестивале кысаларында үткән әлеге концерт зал тулы тамашачы җыйды. Әйтергә кирәк, һәр номер бик җентекләп әзерләнгән иде, чыгышларның һәркайсы алкышларга күмелде. Ләйсән Нәүбәтова, Альберт Закиров, Евгений һәм Майя Михайловлар дуэты, Ксения Белова, Эльвира Нуруллина башкаруындагы җырлар, Татьяна Сивенкова, Майя Михайлова күрсәткән биюләр, шулай ук күмәк бию, сәхнәләштерелгән көлкеле күренешләр аеруча уңышлы тоелды. Концертның арабыздан вакытсыз китеп барган Рафик Шәйхетдиновка багышланган өлеше бигрәк тә дулкынландыргыч булды. Сәхнәдән Рафик Галләмовичның шигырьләре укылды, ә аның башкаруындагы аудиотасмага язылган җырны зал аягүрә басып тыңлады. Бер сүз белән әйткәндә, муниципаль хезмәткәрләр концертын тамашачылар югары бәяләде.
* * *
Ел буе дәвам иткән "Талантлар чыңы" фестивале 24 апрельдә йомгаклау концерты белән тәмамланды. Бу көнне район мәдәният йортында узган гала-концертта ел дәвамында фестивальдә иң уңышлы чыгыш ясаган үзешчәннәр катнашты.

Урманнарның киләчәген кайгыртып
Район урманчылары быел 0,56 гектар мәйданда чыршы, каен, карагай һәм корычагач орлыклары чәчкәннәр.
Орлыклар әйбәт шытсын өчен 21 кг нарат һәм карагай орлыклары махсус эшкәртелгән. Юл буйларына, ерганакларга утырту өчен гибрид - 38 сортлы 60 мең данә тупыл үсентеләре дә утыртылган. Зур булып үсә торган агачлар орлыклары чәчеп (17 мең данә), махсус плантация булдырылган. Ә орлыкларны алдагы ике ел буе әзерләгәннәр. Бу эштә урманчыларга җирле халык та, Иске Әнҗерә, Чуаш Кичүе, Әхмәт мәктәпләре, Н.Дәүли исемендәге гимназия укучылары да актив булышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев