Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район башлыгы тәбрикләде

9 Май - Җиңү бәйрәме уңаеннан барлык әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин котлады. Әлеге котлауда мондый сүзләр бар:

"Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, кадерле райондашлар! Илебез тарихына тирән итеп уелган, халкыбыз хәтереннән беркайчан да җуелмаячак иң кадерле, иң олы бәйрәмебез - Бөек Җиңү көнен тыныч, имин илдә 68 нче тапкыр бәйрәм итәбез. Моның белән без Ватаныбыз бәйсезлеген яклап сугышкан, яу кырларында башларын салган, җиңү яулап туган җиренә әйләнеп кайткан бабаларыбызга, тылда көнне төнгә ялгап фидакарь хезмәт куйган һәм шуның белән Җиңү көнен якынайткан әбиләребезгә, әти-әниләребезгә бурычлы. Бу турыда онытырга, өлкән буыннарның тиңдәшсез батырлыгына тап төшерергә хакыбыз юк. Рәхмәт сезгә, җиңүчеләр, илебезне азат һәм бөек итүчеләр! Олы бәйрәмебез уңаеннан сезгә нык исәнлек һәм имин, тыныч гомер, ә яшьләргә сезнең батырлыкка тиң булуларын телим. Ил күге һәрчак аяз, тормышыбыз хәвефсез, киләчәгебез якты булсын иде. Бәйрәм белән, хөрмәтле әлкилеләр!"

Башкалада бәйрәмдә катнашалар
Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан башкалабыз Казанда үткәреләчәк тантаналы чараларның берсе бүген, 8 майда Г.Камал театры бинасында уза.
Әлеге тантанага чакырылучылар арасында безнең районнан да сугыш һәм хезмәт ветераннары делегациясе бар. Ветераннар оешмаларының район советында бәйрәм чарасында Садиково авылыннан Владимир Кузнецов, Түбән Әлкидән Әсәдулла Хисмәтов, Базарлы Матактан Сөембикә Хәлиуллина һәм Лев Миндрюков, Карга авылыннан Миңлегөл Гафиятуллина катнашасын, ветераннарыбыз төркемен Шакиров Фаиз җитәкләвен әйттеләр.

Бишкә арттык
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә дүрт кыз һәм бер малай дөньяга килде.

34 никах, 26 аерылышу
Апрель аенда районыбызда 17 сабый туган, 12 пар никахлашкан.
Ел башыннан бирле исә район халкы яңа туган балалар хисабына 58 кешегә арткан, 34 гаилә корылган. Күңелсез саннар да шактый: апрельдә 31 кеше бакыйлыкка күчкән, 10 пар аерылышкан. Елның беренче дүрт аенда 112 райондашыбыз вафат булган, 26 гаилә таркалган.
Чагыштыру өчен: былтыр елның беренче дүрт аенда 59 бала туган, 26 никах теркәлгән, 8 пар аерылышкан, 106 кеше мәңгелеккә күчкән.

ЮХИДИ хәбәр итә
Агымдагы елның 4 аенда район юлларында кешеләр зыян күргән 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде.
Аларда 6 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Аварияләрнең берсендә машина белән исерек килеш идарә иткән шофер гаепле.
Транспорт чаралары белән айнык булмаган көе идарә итүне кисәтү максаты белән 1 майдан 1 июньгә кадәр район территориясендә "Айнык йөртүче" операциясе үткәрелә.

Районда - республика ярышы
12 майда "Алинә" универсаль спорт залында Татарстан Республикасы беренчелегенә яшүсмерләр арасында каратэ-кекусинкай ярышлары узачак.
Мондый дәрәҗәле бәйге районыбызда беренче тапкыр үткәрелә. Әлки җирлегендә бу зур ярышның оештырылуы соңгы елларда бездә әлеге төр спорт белән шөгыльләнүче яшүсмерләребезнең төрле бәйгеләрдә призлы урыннар алып килүе нәтиҗәсе дә. Ярышларга, Татарстан спортчыларыннан тыш, күрше өлкәләрдән дә каратэчылар чакырылган. Ярышлар сәгать 10 да башлана. Мавыктыргыч каратэ-кекусинкай бәйгесен тамаша кылырга килегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев