Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район җитәкчеләре котлый

Изге Пасха бәйрәме белән православие динен тотучы әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тәбрикләделәр.

"Якты Пасха табигатьнең язгы уяну чорына туры килә, һәм ул христианнар күңелендә тормышның яңаруы, яшәешнең тантана итүе белән тиңләштерелә, киләчәккә өмет һәм ышаныч, сөенеч хисләре уята. Христосның үлеп терелүе бәйрәме кешеләрне игелекле гамәлләргә, камиллеккә өнди. Бу изге бәйрәм һәркайсыгызга куаныч, җан тынычлыгы алып килсен, йортыгызда иминлек, муллык, гаиләләрегездә бәхет хөкем сөрсен, сәламәт булыгыз!" диелә котлауда.

Изге Пасха белән!
Православие динендәге барлык райондашларны бәйрәм белән Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве настоятеле, протоиерей Андрей Зиньков котлады.
"Хөрмәтле дин кардәшләр! Сезне Якты Пасха бәйрәме белән тәбрик итәм. Бу изге бәйрәмебез күңелләребезгә өмет-ышаныч өстәсен, күркәм гамәлләргә рухландырсын. Җәмгыятьнең рухи яңаруы хакына туктаусыз хезмәт итик, Христос нуры бөтен тормышыбызны яктыртсын. Сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге сезгә!" дигән сүзләр бар котлауда.

Кырда эшләр башланды
"Хузангай" кооперативы механизаторлары "Туман" агрегатлары белән 148 гектар мәйданда күпьеллык үлән басуына ашлама кертте. Кичә районның "Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары басуларына самолет белән ашлама кертү башланды.
Ашлама кертү өчен районга әлегә 4 самолет килде. Дөрес, көн томанлы булу сәбәпле, самолетлар көннең беренче яртысында һавага күтәрелә алмады. Ашлама беренче чиратта уҗым басуларына, аннан күпьеллык үлән мәйданнарына кертеләчәк. Бер гектарга 100 килограмм исәбеннән кертү өчен җитәрлек күләмдә ашлама ташып куелган.
11 апрельдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Шәфкатъ Сөнгатов җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә нинди әзерлек белән керүләрен бәяләде. "Хузангай" кооперативы әлеге тикшерүдә иң югары бал җыйды. "КШ-Агро" отрядларында чит ил тракторлары төзеклеге буенча проблемалар булса да, тагылма агрегатлар ремонты югары бәяләнде.

Депутат ярдәмчесе кабул итә
17 апрельдә ТР Дәүләт Советы депутаты А.Л.Бикмуллинның ярдәмчесе Р.Г.Җиһаншина гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итәчәк.
Кабул итү район хакимияте бинасында була, 16.00 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен тел.: 21-7-57.

02 хәбәр итә
6 апрельдән 7 сенә каршы төндә Базарлы Матакта кеше үтерү очрагы булды.
Җинаять көнләшү аркасында кылынган. Ир-ат, хатынын көнләп, икенче берәүгә пычак белән һөҗүм итә. Күп кан югалту аркасында корбан һәлак була. Җинаятьче полиция хезмәткәрләре тарафыннан шул ук көнне кулга алына.
* * *
9 апрельдә Югары Кәчи һәм Йолдыз авыллары арасындагы кырда билгесез ир-ат мәете табыла.
Мәрхүмнең Тольятти кешесе, 1958 елгы А.С. булуы ачыклана. Иптәшләре белән кәеф-сафа корганнан соң ул юлга чыккан һәм туңып үлгән дип фаразлана.

Волонтерлар -өлкәннәрнең ярдәмчеләре
"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар белән волонтерлык хәрәкәтенә багышланган чара үткәрелде.
Иң актив волонтерлар чакырылды аңа. Белгечләр "Яхшылыкны кичектерергә ярамый" дигән темага әңгәмә үткәрделәр, ә балалар үзләренең өлкәннәргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына ничек булышулары турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хузангаевский