Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • РАЙОН ЯЗМЫШЫН ҮЗЕБЕЗ ЯЗАБЫЗ

    Менә-менә үз вәкаләтләренә керешергә торучы 2014 ел - Көнчыгыш календаре буенча Ат елы. Ат елының авыл хуҗалыгы өчен уңышлы килүе мәгълүм. Амин, шулай була күрсен. Ә узып баручы 2013 ел Әлки тарихында ниндирәк эз калдырыр? Кайсы өлкәдә эшләребез куанырлык булды, ә кай тарафта безгә үҗәтлек җитенкерәмәгән? Бу һәм яшәешебезнең башка...

    -Фердинат Мидхәтович, район җитәкчесе буларак Сез узып баручы елда башкарылганнардан канәгатьме?
    -Әйе, 2013 ел безнең район өчен шактый уңышлы килде. Мин бигрәк тә авыл хуҗалыгындагы эшләребездән бик канәгать. Безнең әлеге өлкәдә быелгы акчалата керем өч миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу гаять югары күрсәткеч. Республиканың авыл районнары арасында иң зурысы булырга да охшый. Менә чагыштырып карыйк: 10 ел элек, 2003 елда район буенча керемебез 184 миллион сум булган. Бездә авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 33 мең баш мөгезле эре терлек бар. Шуның 10 мең 668е савым сыерлары. Шулай ук 8 мең баш дуңгыз асрала. Сыерлардан һәм дуңгызлардан 13әр мең баштан артык үрчем алганбыз. Унбер ай эчендә 33,6 мең тонна сөт җитештерелгән. Сигез мең тоннадан артык ит сатканбыз. Район халкы ел башыннан бирле алты мең тоннага якын сөт сатты. Шәхси хуҗалык тотучылар сөт сатудан 90 миллион сум керем алды. Халыктагы терлекләр өчен 25 авылда ясалма орлыкландыру пунктлары булдырдык. Мал асраучылар бу мөмкинлектән теләп файдалана, сыерлардан әйбәт үрчем ала башладылар. Димәк, киләчәктә авылда нәселле терлекләр саны тагын да артачак.
    Быелгы җәй башта корылык белән куркытты. Аннан явым-төшем җайланды. Дөрес, сабан культураларының уңышы түбән булды. Ә менә көзен чәчелгән бөртеклеләр әйбәт уңыш белән сөендерде. Шуның өстенә, быел 3 мең гектарда бөртек өчен кукуруз һәм 16 мең гектарда көнбагыш үстерә алдык. Көнбагышның тулаем җыемы 26,6 мең тонна тәшкил итте. Татарстанда әлеге культурадан алынган уңышның яртысы Әлки җиренә туры килә дигән сүз бу. Терлекләрне кышлату өчен бик әйбәт азык запасы булдырылды. 2014 ел уңышы өчен 26,6 мең гектарда уҗым культуралары чәчелде, шуның 22 мең гектарын бодай тәшкил итә.
    Бүген минем авыл хуҗалыгында фидакарьләрчә хезмәт куйган райондашларыма ихластан олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Районыбызның бүгенге уңышлары - аларның карусыз, намуслы хезмәте нәтиҗәсе ул.
    -Фердинат Мидхәтович, Сез атаган югары нәтиҗәләрдә гаилә фермаларының өлеше дә елдан-ел үсә бара...
    -Әйе, бүген безнең аягына нык басып эшләүче 14 гаилә фермасы бар. Соңгы ике елда 30дан артык гаилә "Гаилә фермасы" программасы нигезендә эшләүгә алынды. Бер кечкенә генә Татар Мулла авылында дүрт гаилә фермасы эшли башлады. Райондагы гаилә фермаларында 363 баш мөгезле эре терлек, 136 дуңгыз, 300 сарык һәм кәҗә асрала. 2733 авыл гаиләсе шәхси хуҗалыкларын үстерү буенча җәмгысе 481 миллион сумлык ташламалы кредиттан файдаланган. Аларны өлешчә каплауга дәүләт 46,7 миллион сум субсидия түләгән.
    -Миңа калса, әлкилеләр инвесторлардан бик уңды?
    -Әйе, районда һәркайсы 100әр эш урынлы дүрт сөтчелек комплексы эшли, 40 терлекчелек фермасы ремонтланып файдаланыла башлады, ике мең башка исәпләнгән маллар симертү мәйданчыгы булдырылды. "Кызыл Шәрык-Агро" шулкадәр терлеген асрау өчен 72 мең гектар сөрү җире эшкәртә. Аларның 72 мең тонна бөртек сыйдырышлы заманча элеваторы, сәгатенә 20 тонна продукция җитештерергә сәләтле иң яңа технологияле орлык заводы бар.
    Ә "Хузангай" кооперативына 1,3 миллиард сум инвестиция кертелде. Алар хуҗалык эшләрен, базаларын елдан-ел җәелдерә баралар. Быел 29 мең тонна бөртек җыеп алуга ирештеләр, шуның 7 мең тоннасы көнбагыш бөртеге. Биредә тәүлеккә 12 тонна көнбагыш мае сыгарга сәләтле яңа цех эшли башлады, күп төрле ярмалар җитештерәләр. Мин Әлки җирендә авыл хуҗалыгы тормышын җанландырган инвесторларыбыз Айрат Хәйруллинга һәм Иван Казанковка бик рәхмәтле.
    -Авыл халкының тормыш-көнкүреше күзгә күренеп яхшыра. Авыл җирендә яшәү шартлары каланыкыннан бер дә ким түгел хәзер...
    -Мин әле болай дип тә өстәр идем: безнең авылларда яшәү күпкә җайлы һәм рәхәт тә. Әлки җире бит ул сәнәгать объектларыннан, нефть чыгарудан зыян күрмәгән, гаҗәеп матур табигатьле як. Ә яшәү шартларына килгәндә, бездә халык күбесенчә таза, нык, бөтен уңайлыклары булдырылган өйләрдә яши. Авылларда юллар да елдан-ел яхшыра бара. Соңгы берничә елда районда 240 километр автомобиль юлы төзелде. Асфальты булмаган авылларыбыз елдан-ел азая бара. Киләсе елда Кората, Иске һәм Яңа Баллыкүл, Татар Шәпкәсе, Анино Салман авылларына асфальт юллар киләчәк. Кыш айларында кар-буран аркасында юл өзеклеге бөтенләй диярлек булмый. Юлларыбызның төзеклеген-чисталыгын "Алексеевскдорстрой" егетләре даими тәэмин итә.
    Районда бик күп социаль-мәдәният объектлары төзелде, ремонтланды. Мисал өчен, 2000 елдан бирле барысы 62 яңа объект сафка баскан. Узып баручы ел да төзелешләргә бай булды. Әле берничә көн элек кенә Карга, Кората авылларында күп функцияле үзәкләр ачтык. Бер түбә астында клуб, китапханә, ФАП, почта сыярлык итеп төзелгән биналар ул. Сихтермә-Хузангайда ике катлы, барлык шартлары тудырылган яңа участок хастаханәсе бинасы файдалануга тапшырылды. Әлеге өй туйларында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Чуаш Борнае һәм Юхмачы авылларында полициянең участок уполномоченныйлары өчен эш кабинетлары һәм өйләре берләштерелгән йортлар файдалануга тапшырылды. Районның почта һәм Пенсия фонды бүлекләре капиталь ремонт үткәрелгән яңа биналарда эшли башладылар. Алпар, Борискино, Иске Матак урта мәктәпләре биналарына капиталь ремонт үткәрдек. Иске Чаллы һәм Хлебодаровка авылларында модульле ФАПлар ачтык. Ә Үргәгар, Яңа Чаллы, Югары Кәчи, Каракүл, Иске Камка, Чуаш Шәпкәсе, Карамалы фельдшер-акушерлык пунктлары әйбәтләп ремонтланды. Апак авылында балалар бакчасына ремонт үткәрелде. Район үзәгендәге элекке МСО бинасына реконструкция ясап, балалар бакчасы ачачакбыз. Бу эшкә 14,5 миллион сум файдалану күздә тотыла. Яшь гаиләләрне тораклы итү, социаль ипотека, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программалары буенча 900 дән артык йорт төзелде, әзер фатирлар сатып алынды.
    -Элегрәк авыл җыеннарында кешеләр үзләрен борчыган бик күп мәсьәләләр күтәрә иде. Әмма соңгы елларда су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту турында гына сораулар булгалый.
    -Авыл урамнарын яктырту буенча быел зур эшләр башкардык. Референдум үткәреп, халык әлеге максатта үзара салым түли башлады. Нәтиҗәдә бер ел эчендә авылларда ике меңнән артык яктырткыч эленде. Тагын 600 лампа куясыбыз калды. Хәзер олы юлдан кичен узганда авыллар балкып яктырып тора. Халык бу эштән бик канәгать.
    "Чиста су" программасы нигезендә соңгы өч елда Иске Тумба, Югары Матак, Базарлы Матак, Яңа Салман, Карамалы авылларында 20 километр озынлыкта яңа суүткәргечләр салынды. Әлеге максатларга 30 миллион сум акча тотылды. Киләсе елларда бу эшләрне дәвам итәрбез.
    -Без кайсы өлкәдә эшләп җиткерә алмыйбыз дип уйлыйсыз?
    -Халык күп терлек асрый. Ә итне урнаштыру хәзер мең бәла. Ит базары читтән кергән, сыйфаты шикле булган арзанлы продукция белән тулган. Без Казанда ачылган Агросәнәгать паркы аша халыкка үзендә җитештерелгән итне сату мөмкинлеге тудырырга тырышабыз. Башкалада үтә торган ярминкәләрдә дә районыбыз кешеләре үстергән терлеген күп сатты. Әмма безгә үзебездә ит сатып алу пунктлары, аны эшкәртү предприятиеләре булдырырга кирәк. Бу юнәлештә эш башлаучы эшмәкәрләргә без бар яктан ярдәм итәргә әзер. Кыскасы, авыл халкын эшле итү буенча кече предприятиеләр, җитештерү цехлары ачу зарурлыгы зур бүген.
    -Фердинат Мидхәтович, өч-дүрт көннән менә Яңа елга аяк басабыз. Бу бәйрәмне Сез көтеп аласызмы? Яңа елны ничек каршыларга җыенасыз?
    -Бик күпләр кебек, Яңа ел минем дә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Мин дә аны көтеп алам, гомеребезнең яңа чорына зур өметләр, якты хыяллар белән аяк басам. Яңа ел бит ул гаилә бәйрәме. Мин дә Яңа елны гадәттәгечә гаиләм, балаларым белән каршы алачакмын. Хәзер инде мин ике тапкыр дәү әти дә - оныгым Илханга 4 яшь, Әмиргә бер яшь тулды. Һәр ата-ана кебек, без дә хатыным Әлфия белән улларыбыз Адель һәм Рөстәмнең тормыштагы уңышларына, гаилә бәхетләренә шатланып яшибез. Адель төзелеш, җитештерү бизнесында үз урынын тапты, Рөстәм Казанда электр челтәре компаниясендә уңышлы гына хезмәт куя. Һәммә ата-анага балалары, туганнары өчен сөенеп яшәргә язсын.
    -Райондашларга мөрәҗәгать итеп нәрсә әйтер идегез?
    -Барлык әлкилеләрне Яңа ел белән кайнар тәбриклим. Һәркемгә сәламәт, бәхетле, мул тормыш, күңел күтәренкелеге телим. Барыбызга да башкарган эшләребездән канәгатьләнү алып яшәргә насыйп булсын. Православие динен тотучыларны исә Раштуа бәйрәме белән ихластан котлыйм. Изге бәйрәм һәр гаиләгә иминлек, тынычлык, иман байлыгы алып килсен. Бәйрәмнәрне якыннарыбыз янәшәсендә, имин һәм матур үткәрик!
    -Фердинат Мидхәтович, үзегезне дә Яңа ел белән котлыйбыз. Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: