Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Районда Изге Раштуа бәйрәме

6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә район үзәгендәге Изге Троица чиркәвендә Раштуа уңаеннан бәйрәм гыйбәдәте булды. Гыйбадәтне протоиерей Андрей Зиньков үткәрде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин катнашты. Ул православныйларны Изге Раштуа белән кайнар котлады. 7 гыйнвар - Изге Раштуа көнендә протоиерей Андрей Зиньков Юхмачыда төзелеп бетеп килүче...

6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә район үзәгендәге Изге Троица чиркәвендә Раштуа уңаеннан бәйрәм гыйбәдәте булды. Гыйбадәтне протоиерей Андрей Зиньков үткәрде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин катнашты. Ул православныйларны Изге Раштуа белән кайнар котлады.

7 гыйнвар - Изге Раштуа көнендә протоиерей Андрей Зиньков Юхмачыда төзелеп бетеп килүче храмда авыл халкы һәм кайткан кунаклар катнашында бәйрәм службасы үткәрде. Аннан ул Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Интернатта тәрбияләнүчеләрнең бәйрәм табынына сый-нигъмәтләр тапшырды.
Шул ук көнне Андрей атакай Яңа Салмандагы "Каенкай" балалар приютына да килде. Ул сабыйларны Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котлады, тәм-томнар тулы пакетлар өләште. Бәйрәм көнендә күп балалы гаиләләрдә булып, аларга күчтәнәчләр таратырга да өлгерде протоиерей.
Райондагы Чуаш Борнае, Чуаш Шәпкәсе, Борискино, Түбән Колчурино, Кората, Сихтермә-Хузангай авыллары храмнарында да Раштуа гыйбадәтләре үткәрелде.

Сабыйларга бәйрәм ясадылар

Яңа Салмандагы балалар приютында район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм якташыбыз Рамил Исмәгыйлев сабыйлар өчен бәйрәм ясап кайттылар.

Әлеге приютта районыбыздан һәм республиканың башка төбәкләреннән ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тәрбияләнә. Райондашларыбыз аларга булдыра алганча игътибар күрсәтергә, ярдәм итәргә тырышалар. Яңа ел каникуллары көннәрендә балалар янында кунаклар аеруча еш була. Менә Себердә эшләүче якташыбыз, Югары Әлморза егете Рамил Исмәгыйлев та туган ягына кайтуга беренче эше итеп балаларны сөендерергә уйлаган. Ул бик күп тәм-томнар төяп килде приютка. Әлеге изге ниятле егеткә районыбыз мәдәният хезмәткәрләре, "Әфганнан Чечняга чаклы" вокаль-инструменталь ансамбле музыкантлары да кушылды. Алар сабыйлар өчен күңелле җырлар башкарды, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә чыршы тирәсендә балалар белән уйнап, аларны җырлатып-биетеп күңелләрен күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев